2018 елда республиканың күп районнарында төрле авыл хуҗалыгы культураларында аерым һәм сәнәгать дәрәҗәсендә тәҗрибәләр үткәрелә. Сабан бодае белән арпа мисалында уңыш формалашуга төрле препаратларның тәэсире өйрәнелә һәм “Госсорткомиссия” мәйданнарында бөртекнең сыйфаты тикшерелә. Тәҗрибәләр “Йолдыз”, “Ульяновская – 105”, “Экада – 66”, “Архат” кебек сортлар мисалында уздырыла.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге, фитосанитар тикшерү уздыру барышында, борчак чәчүлекләренең кузак коңгызлары белән зарарлану очраклары күзәтелгәнлеген хәбәр итә.
2018 елның 27 апрелендә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында «2018 елның I кварталы сәнәгать эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм II кварталга бурычлар» темасына киңәшмә узды.
Агымдагы елның 9–13 апрель көннәрендә Татарстан районнарында АПК оешмалары арасында 2018 елгы язгы чәчүгә әзерлек буенча конкурслар узды. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре дә әлеге чарада актив катнашты.
Татарстанда «Алдынгы технологияләрне куллануны исәпкә алып, агымдагы елда чәчү кампаниясен уздыру эзлеклелеге» темасына зона семинар-киңәшмәләре узды.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан 2018 елның 12 апреленә субъекттагы бөртекле культуралар уҗымының торышы турында мәгълүмат әзерләнде.
2018 елның 30 мартында Арча районы «Курса машина-трактор станциясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгы базасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, 2018 елгы язгы кыр эшләрен уздыру буенча семинар-киңәшмә уздырылды.
2018 елның 29 мартында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко, технологик-аналитик лаборатория мөдире вазифаларын вакытлыча үтәүче Юлия Федорова белән берлектә, «Үсемлекләрне биологик саклау чараларын төрле культураларда куллану» темасына онлайн-видеоконференция уздырды.
2018 елның 21 мартында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко филиалның район бүлекчәләре белән «Орлыкларны язгы чәчүгә әзерләү һәм аларны ашлау чараларын сайлау» темасына онлайн-видеоконференция уздырды.