2018 елның 30 мартында Арча районы «Курса машина-трактор станциясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгы базасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән берлектә, 2018 елгы язгы кыр эшләрен уздыру буенча семинар-киңәшмә уздырылды.
Семинарда агулау машиналарының торышы һәм аларны көйләү, агулауны оештыру һәм агулау машиналарын кабул итү таләпләрен үтәү буенча мәгълүмат җиткереледе.
2018 елның 5 апреленә Арча районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре барлыгы 41 берәмлек агулау машинасына ия, алар арасында Пс-10 – 35 данә, ПС-20АМ – 4 данә, Мобитокс – 1 данә, ПГС-15 – 1 данә.
Ел саен район хуҗалыкларында үсемлекләрне саклау техникасы яңартыла. Соңгы елда хуҗалыклар тарафыннан 17 берәмлек төрле маркадагы агулау машинасы төзәтелде.
2018 елгы чәчүдә 9800 тонна сабан бөртекле культураларын инкрустацияләү башкарылыр дип көтелә. 1 агулау машинасына уртача йөкләнеш 240 тонна тәшкил итә.
Агулау машиналары булмаган фермер хуҗалыклар аларның мәйданнары урнашкан хуҗалыклар белән килешү нигезендә орлыкларны агулауны башкарырга тырышалар.
Районда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм «Россельхозцентр»ның Арча районы бүлеге белгечләре тарафыннан техниканың әзерлеген кабул итү буенча комиссия төзелде.
2018 елның 5 апреленә комиссия әгъзалары белән берлектә 11 хуҗалыкта 25 агулау машинасы тикшерелде. Агулау машиналарының торышын бәяләү нәтиҗәләре буенча 22 агулау машинасы язгы кыр эшләрендә чәчү эшләрен башкаруга яраклы дип табылды. Рөхсәт алмаган техника кабат 15 апрельгә кадәр тикшереләчәк.
![]()
Фотода: Язгы сезонга беренче рөхсәт алган Арча районы «Курса машина-трактор станциясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгының ПС-10 агулау машинасы.
![]()
Фотода: Комиссия әгъзалары - «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгече Зарипов Раушан һәм Арча районы бүлеге баш агрономы Хәкимҗанов А.Г Арча районы «Яңарыш» АФ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгы агулау машиналарын кабул итә.
Арча районының «Ак Барс» агрокомплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгында ПС-10 маркалы 5 агулау машинасы бар. Хуҗалык буенча инкрустацияләү планы 900 тонна тәшкил итә. 1 агулау машинасына уртача йөкләмә 180 тонна тәшкил итә.
![]()
Фотода: Арча районының «Ак Барс» агрокомплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгында Сиза бүлеге.
![]()
Фотода: : Арча районының «Ак Барс» агрокомплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгының Курса Почмак бүлеге. Орлыкларны агулау бүлекчәсе. Петицитлар белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча аңлатма бирү.
Арча районының «Игенче» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгында агулау машинасының төзеклеге тикшерелеп рөхсәт алганнан соң Татарстан Республикасы хуҗалыкларына реализацияләү өчен сабан рапсы орлыкларын агулау эше башланды. Инвесторы «Сервис-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булган Арча районының «Игенче» һәм «Кырлай» агрофирмалары җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре хуҗалыкларында сабан рапсын 5000 гектарга кадәр арттырырга планлаштыралар. Хуҗалыкта реализацияләү һәм үз чәчүлекләре өчен барлыгы 180 тонна «Радник1» сортлы 1 репродукция рапс орлыгы тупланды.
Арча районының «Игенче» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хуҗалыгында сабан рапсы орлыгын инкрустацияләү өчен бак катнашмасында эш эремәсе составы: