“Россия Авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан филиалы уҗым культураларының салкынга чыдамлыгын ничек арттырырга кирәклеген аңлатты

2021 елның 10 сентябре, җомга

«Россия  Авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында республика аграрийларына үсемлекләргә кышкы салкыннарны уңышлы  чыгарга ярдәм итү турында ничек кайгыртырга кирәклеге  турында хәбәр иттеләр. 

Республикада 9 сентябрьгә 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар 414 мең га мәйданда чәчелгән, бу фараз күрсәткеченә карата (530,2 мең га) 78,1% тәшкил итә

Учреждение белгечләре көзге культураларның түбән температураларга чыдамлыгын  арттырырга мөмкинлек бирә торган  чаралар тәкъдим итәләр.

«Мәсәлән, эри торган, марганецлы ашламалар куллану. Үсемлекләрнең суыкка чыдамлыгына кобальт, цинк, молибден, бакыр, ванадий кебек микроэлементлар  һ.б.лар уңай йогынты ясый.  Цинк  үсемлекләрнең сусыллыгын арттыра, шикәр туплануын көчәйтә», – дип аңлатты «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Шулай ук чәчүлекләргә РК-ашламаларның (диаммофоска)  дозасын арттырып  кертү киңәш ителә.

 Моннан тыш, белгечләр  күксү (выпревание) авыруларына каршы фунгицидлы профилактик эшкәртүләр (беномил нигезендә химик препаратлар, Р.Pseudomonas бактерияләре нигезендә биологик препаратлар белән) үткәрергә киңәш итә. “Эшкәрткәндә стресска каршы препаратлар, микробиоашламалар, үсеш стимуляторлары кулланырга киңәш итәбез”, – дип билгеләп үтте Любовь Занина.

Дымлылык тиешле дәрәҗәдә   булмый торган зоналарда чиста пар куллану, дымлылык җитәрлек дәрәҗәдә булган зоналарда  моңа  кадәр кузаклы үләннәр, борчак, яшел азык өчен  кукуруз үстерү әйбәт санала.   

  Элегрәк  пар булдырылмаган җирләрдә туфракны әйләндереп салмыйча эшкәртү  әйбәт була (20-30 мм чәчүлек катламында дымның  оптималь саклануын  тәэмин итә).

Республикада сентябрьнең беренче ункөнлеге ахырына көзге культуралар шытымлау  – куаклана башлау  фазаларында. Үсемлекләрнең саны - 1кв. метрга   120дән 550 данәгә кадәр, орлыкларның салыну тирәнлеге -    3тән 8 см-га кадәр, үсемлекләрнең биеклеге  - 2дән 11 см-га кадәр.

 Көзге арыш    дүрт-биш данә тамыр  җибәргән, көзге бодай – өч-дүрт данә.

Көзге культуралар чәчүлекләрендә тикшерелгән мәйданның 3,1%ында  уртача 2,1%ка таралган  тамырдан  черү ачыкланды.

2022 ел уңышы өчен чәчелгән көзге культуралар мәйданнарында моңа кадәр   чиста һәм сидераль парлар, кузаклы һәм берьеллык үләннәр булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International