Җирле массакүләм мәгълүмат чараларында һәм республика муниципаль районнары сайтларында «Чүп ташучы машина йөртүчеләр көн саен күп кенә авыл җирлекләрендә калдыклар җыю кагыйдәләренең бозылуын күрсәткән фотосурәтләр белән уртаклашалар» дигән язмалар чыга башлады. Муниципалитетлар сайтларында һәм район массакүләм мәгълүмат чараларында көз башыннан “юл кырыйларына ташланган һәм контейнер мәйданчыкларын тутырган бәрәңге сабагы һәм башка авыл хуҗалыгы калдыклары проблемасы кискенләште”, дип хәбәр ителә.
Мәкаләләрдә мондый хәлнең каты көнкүреш калдыкларын туплау кагыйдәләрен белмәү аркасында килеп чыгуы билгеләнеп үтелә һәм «шәхси секторда һәр бәрәңге алу сезоны контейнер мәйданчыкларын үсемлек калдыклары өеменә әйләндерә», дип языла. Эксперт әйтүенчә, “бәрәңге сабагын һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегенең башка калдыкларын гадәти чүп-чар белән бергә ташларга ярамый”, чөнки алар каты коммуналь калдыкларга керми һәм аларны чыгару калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторының коммуналь хезмәте бәясенә кертелмәгән. Авыл бакчачыларның барысы да бу хакта белми, күрәсең.
Калдыклар туплау кагыйдәләрен шулай бозу, барыннан да элек, чүп ташучыларның хәрәкәт графигына йогынты ясый, чөнки машина йөртүчеләргә өстәмә рейслар ясарга туры килә, шуның нәтиҗәсендә торак пунктларга хезмәт күрсәтү вакыты шактый арта.
Шулай итеп, авыл торак пунктларындагы контейнер мәйданчыкларын бәрәңге сабаклары һәм башка үсемлек калдыклары өемнәренә әверелдермәс өчен бәрәңге сабагын ничек уңышлы файдаланырга соң?
Паслен культуралары сабагын терлек азыгы өчен кулланырга ярамый, чөнки аларда агулы матдә – соланин бар. Хуҗалыкта аны башка урында кулланырга мөмкин.