Татарстанда «Үсемлекләрне биологик саклау чараларын төрле культураларда куллану» темасына вебинар узды

2018 елның 30 марты, җомга

2018 елның 29 мартында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко, технологик-аналитик лаборатория мөдире вазифаларын вакытлыча үтәүче Юлия Федорова белән берлектә, «Үсемлекләрне биологик саклау чараларын төрле культураларда куллану» темасына онлайн-видеоконференция уздырды. Чара язгы кыр эшләренә әзерләнүгә юнәлдерелгән иде.

Уку барышында филиалда җитештерелүче энтофомагларның һәм биологик препаратларның барлык төрләре, аларның тәэсир итү механизмы, куллану ысуллары һәм файдаланганда күрелүче куркынычсызлык чаралары, шулай ук шулай ук эш өчен эретмә әзерләү эзлеклеге каралды. Биологик препаратларның химик саклау чаралары белән үзара туры килү мәсьәләсе буенча да сораулар күтәрелде.

1 55b00

Җитәкче урынбасары Прищепенко Елена Александровна

2 b80b9

Технологик-аналитик лаборатория мөдире вазифаларын вакытлыча үтәүче Федорова Юлия Борисовна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International