Татарстан субъектында тәҗрибәләр үткәрү

2018 елның 23 мае, чәршәмбе

2018 елда республиканың күп районнарында төрле авыл хуҗалыгы культураларында аерым һәм сәнәгать дәрәҗәсендә тәҗрибәләр үткәрелә. Сабан бодае белән арпа мисалында уңыш формалашуга төрле препаратларның тәэсире өйрәнелә һәм “Госсорткомиссия” мәйданнарында бөртекнең сыйфаты тикшерелә. Тәҗрибәләр “Йолдыз”, “Ульяновская – 105”, “Экада – 66”, “Архат” кебек сортлар мисалында уздырыла.

Яшелчә культураларында һәм бәрәңгедә биологик препаратларның авыруларга һәм корткычларга каршы куллану нәтиҗәсе сынала. Орлык кузаклыларда бүлбе бактерияләре барлыкка килүе һәм вегетация вакытында үсемлекнең торышын яхшырту максатыннан кулланылучы “Ризоторфин” препаратының тәэсире тикшерелә.

1 71ce4

Чистай районындагы “Госсортучасток”та “Архат” һәм “Ульяновская-105” сортлы сабан бодаена тәҗрибә үткәрү. Рәсемдә: җитәкче урынбасары Елена Прищепенко һәм үсемлекләрне саклау буенча әйдәп баручы агроном Михаил Миронов

2 af9fe

Әлмәт районында бакча җиләген авыруларга һәм корткычларга каршы биопрепаратлар белән эшкәртү

3 9e599

Арча районындагы “Госсортучасток”та сабан бодае мисалында тәҗрибә үткәрү

4 f0897

Арча районында бочак мисалында тәҗрибә үткәрү. Орлыкны күмү тирәнлеген ачыклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International