Татарстанда «Алдынгы технологияләрне куллануны исәпкә алып, агымдагы елда чәчү кампаниясен уздыру эзлеклелеге» темасына зона семинар-киңәшмәләре узды. Мондый очрашулар Тәтеш, Балтач, Аксубай һәм Мөслим районнарында булды. Аларда барысы 500дән артык кеше – районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре катнашты.
Семинар-киңәшмәләр башланыр алдыннан катнашучылар мәгълүмати материаллар һәм лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәләре белән таныштылар, шулай ук туфракның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кирәкле препаратлар җыелмасын сайлап ала алдылар.
Әлеге чарада «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко доклад белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында орлыкларның торышы, фитопатологик анализның уздырылу күләме, зарарлану дәрәҗәсе һәм төрле препаратларның зарарлануны киметүгә тәэсире турында сөйләде. Шулай ук үсешне стимуллаштыручы препаратлар, орлыкларның шытым энергиясен арттыручы микробиоашламалар һәм микроашламалар куллану кирәклеге турында ассызыклады. Елена Прищепенко орлыкларны инкрустацияләү, суның катылыгын билгеләү эзлеклелеген искә төшерде һәм агулау машиналарнының тузуы турында ассызыклады.
Мондый очрашулар авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә аз күләмле чыгымнар ярдәмендә югары уңыш алу мөмкинлекләре турында тәҗрибә тупларга ярдәм итә.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының күргәзмә экспозициясе
Җитәкче урынбасары Елена Прищепенко Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахмановка туфракны төп зарарлаучылар һәм аны дәвалау чаралары турында сөйли
Елены Прищепенко ТР Тәтеш муниципаль районында чыгыш ясый
ТР Мөслим муниципаль районында чыгыш ясау