Республикада техниканың язгы чәчү эшләренә әзерлеген тикшерделәр

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Әзерлекне билгеләү өчен җитәкче урынбасары Рәфис Хәбибуллин, баш инженер Раушан Зарипов һәм 43 муниципаль районара бүлек һәм район бүлеге вәкилләреннән торган комиссия оештырылды.

Тикшерү барышында барлык комиссия әгъзалары агулау машиналары һәм сиптергечләрнең торышына һәм тузу дәрәҗәсенә игътибар итте, техниканы бәяләү күрсәткечләре буенча бәяләде һәм баллар билгеләде. Эш өчен яраклы дип табылган машиналарга «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан махсус уйлап табылган «Яраклы» дип язылган кәгазь ябыштырылды. Кимчелекләр бетерелгәннән соң, техникага чәчүдә катнашу рөхсәт кәгазе бирелде.

  1 b53c3

Арча районында агулау машиналарын кабул итү

2 5b18e

ПС-10 АМ агулау машинасы язгы чәчүгә кертелде

3 3a681

 Арча районының «Яңарыш агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгында комиссия әгъзалары – Татарстан Республикасы филиалы белгечләре – җитәкче урынбасары Рәфис Хәбибуллин, баш инженер Раушан Зарипов һәм Арча район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов агулау машиналарын кабул итә

4 435d3

Татарстан Республикасы Мамадыш районында «АПК Продпрограмма» ҖЧҖ хуҗалыгында машиналар парады

  5 902fd

Татарстан Республикасы Апас районында машиналар парады

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International