Татарстанда «2018 елның I кварталы сәнәгать эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм II кварталга бурычлар» темасына киңәшмә узды

2018 елның 28 апреле, шимбә

2018 елның 27 апрелендә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында «2018 елның I кварталы сәнәгать эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм II кварталга бурычлар» темасына киңәшмә узды.

Чараның үзенчәлеге булып платформада филиалның информацион-технологик белгечләре тарафыннан эшләнгән район бүлекләре белән туры эфир трансляциясе алып бару тора. Әлеге формат белгечләр арасында гаять зур кызыксыну тудырды, шунлыктан аны киләчәктә дә чараларны оештыруда даими файдалану планлаштырыла.

Киңәшмәне «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе В. В. Минһаҗев ачып җибәрде. Ул катнашучыларны филиал эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм киләсе II кварталга бурычлар белән таныштырды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары И. Х. Габдрахманов чыгыш ясады. Ул безнең белгечләрнең, аеруча хәзер, авыл җирендә кадрлар кытлыгы булган заманда, республика районнарындагы эшчәнлеге кирәклеген һәм мөһимлеген ассызыклады. Орлыкчылыкта, шулай ук үсемлекләрне саклау өлкәсендә информацион технологияләрне кертү мәсьәләләренә дә тукталды, белгечләргә 2018 елның икенче кварталына бурычлар куйды.

Орлыкчылык буенча җитәкче урынбасары Р.Р. Хәбибуллин, үсемлекләрне саклау буенча җитәкче урынбасары Е.А. Прищепенко, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча җитәкче урынбасары Г.И. Полях, шулай ук үзәк аппаратның баш белгечләре 2018 елның I кварталы өчен сәнәгать эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча хисап тотты.

Киңәшмәнең йомгаклау өлешендә хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Азнакай районы бүлегенең I категорияле агрономы А.А. Хөсәеновага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Е.А.Прищепенко Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Лениногорск районы бүлегенең I категорияле агрономы Н.Д.Бекеновага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Әтнә районы бүлеге I категорияле агрономы Ф.Р.Хәбибуллинага Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Теләче районы бүлеге I категорияле агрономы Р.Н.Габдрахманова Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тәтеш районара бүлеге башлыгы Р. Г. Закиров «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International