2018 елның 8 – 12 нче май көннәрендә Татарстан Республикасында «Яшел хуҗалык. Язгы сезон» махсуслашкан күргәзмәсе узды. Әлеге чарада «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы актив катнашты. Ярминкәгә килүчеләр саны елдан-ел арта. Үсемлекләрне саклауда биологик чараларны сайлаучылар да күбәя.
Күргәзмәдә филиал җитештергән продукциянең бөтен төрләре дә тәкъдим ителде.
Бакча җиләге һәм кура җиләге коңгызына каршы кулланылучы препаратларга ихтыяҗ зур булды.
Филиал белгечләре яшелчә, җиләк-җимеш, декоратив культураларны үстерү, авыруларга һәм корткычларга каршы көрәш буенча киңәшләрен бирде.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы продукциясе шәхси сектор хуҗалары арасында елдан-ел киңрәк кулланыла. Экологик чиста уңыш алырга ярдәм иткәнебез өчен безнең белгечләр адресына канәгать кулланучылардан рәхмәт сүзләре еш ишетелүен дә ассызыкларга кирәк.