«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге, фитосанитар тикшерү уздыру барышында, борчак чәчүлекләренең кузак коңгызлары белән зарарлану очраклары күзәтелгәнлеген хәбәр итә.
Кузак коңгызларының личинкалары һәм имагосы зыян салуга сәләтле. Бөҗәкләр яфракларның кырыйларын түгәрәк яки овалсыман итеп кимерәләр. Әлеге күренеш культуралар үсешенең башлангыч чорында аеруча куркыныч, алар орлык өлешле яфракларын һәм үсү ноктасын юкка чыгаруга сәләтле. Бу үз чиратында чыгыш сирәкләнүгә китерә. Личинкалар кузаклы культураларның тамырларын һәм бүлбеләрен зарарлый, шул рәвешле йогышлы авырулар үтеп керүгә сәбәпче була һәм үсемлекләрдә аксымның күләмен киметә. Корткычларның зарары коры һәм эссе һава торышы сакланганда тагын да арта.
Хуҗалык агрономнарына борчак чәчүлекләренә даими рәвештә фитосанитар тикшерү уздыру зарур. Зарарлылыкның икътисади чиге арту күзәтелгән очракта (1 квадрат метрга 10 яки аннан да күбрәк корткыч), шытым фазасында СанПиН (1.2.2584-10, 2.19 п.) таләпләре нигезендә, “РФ территориясендә куллану өчен рөхсәт ителгән агрохимикатлар һәм пестицидлар исемлеге”нә таянып, препаратлар белән инсектицид эшкәртүләр уздыру кирәк.
Көрәш чаралары: шытым фазасында Каратэ Зеон, МКС; Брейк, МЭ препаратларының берсе яки башка рөхсәт ителгән инсектицидлар белән эшкәртү уздырыру зарур.
Үсемлекләрнең иммунитетын ныгыту максатыннан, инсектицид эшкәртүләр барышында микробиоашламалар, микроашламалар һәм үсешне көйләүче препаратларны куллану кирәк.
Тикшерүләр, эшкәртүләр мәсьәләләре буенча, үсемлекләрне саклау турында консультация алу өчен «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы мөрәҗәгать итә аласыз. Элемтә өчен түбәндәге номер буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843) 277-88-80.