Татарстан Республикасында 2021 елның 11 мартына көзге бөртекле культураларның торышы турында мәгълүмат әзерләнде

2021 елның 12 марты, җомга

Мартның беренче декадасында явым-төшем төрле  урында төрлечә булды,  уртача салкын һава торышы сакланды. Һава температурасы уртача климатик нормадан 1°ка түбәнрәк булып чыкты, ә күпчелек Идел алды районнарында, Казанда, Арчада һәм Чулпанда    нормага якын булды.

Соңгы  ун  көндә республика кырларында кар катламы биеклеге 1 - 7 сантиметрга  артты һәм хәзер  ул 45 - 60 см тәшкил итә, урыны белән 65 - 75 сантиметрга җитә.

Җирнең туң  өлеше  5 - 15 сантиметрга артты һәм 10 мартка туфракның туңган катламы чиге 50 - 90 см тирәнлеккә  җитте, урыны белән 100 - 110 сантиметр.

10 марттан көннәр кинәт  салкынаеп китте.  Төннәрен һава температурасы     -22...-27°С, аязган вакытларда -32°Ска кадәр төште, көндез максималь һава температурасы -11...-16°Стан  күтәрелмәде.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең алдан фаразлавы буенча 13 мартта төнлә һаваның минималь температурасы -16...-21°С, аязган вакытларда -25°Ска кадәр төшәчәк. Максималь һава температурасы көндез -5...-10°С булачак.   Явым-төшем көтелми.

«Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең  Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан көзге культуралар чәчүлекләре тикшерү өчен сайлап алынды. Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International