Татарстанда декабрьнең беренче декадасында 25°ка кадәр салкын һава урнашты. 2021 ел уңышы өчен чәчелгән көзге культуралар кар катламы астында кышкы йокы халәтендә.
Кышкы чор көзге культуралар өчен шактый куркынычлар тудырырга мөмкин. Аларның уңай кышлавына күп факторлар йогынты ясый, һәм аларның берсе - кар катламының биеклеге.
Кар туфракны һәм аның астында булган үсемлекләрне көчле суыктан һәм температураның кискен тирбәлешләреннән саклый. Әмма басуларда кар, гадәттә, тигез ятмый, бигрәк тә, кыш башында, әйтергә кирәк, кайбер урыннарда кар катламының уртача биеклеге 10 см булса, кырның 20%тан артыгында ул 5 сантиметрдан да кимрәк була. Идел буенда үткәрелгән күпсанлы тәҗрибәләрдән күренгәнчә, чәчүлекләрне туңудан саклап калу өчен кар катламының 20 - 25 см булуы кирәк. Өч декададан артык рәттән сакланучы көчле салкыннар аз карлы кышта уҗымнарга шактый зыян салалар һәм көзге культураларның акрынлап һәлак булуына китерәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, температураны барлык үсемлекләр дә бертөрле кичерми, кайберләре салкыннан зыян күрмәскә дә мөмкин.
Күп карлы һәм җылы кышта көзге шытымнар көпшәк кар катламы астында сулауны һәм үсүне дәвам итәләр, мондый очракта алар һава җитмәүдән тынчыгалар һәм һәлак булалар, агрономнар әйтүенчә, “күксиләр”. Яз көне ачык яшел төстәге үсемлекләр урынына күксегән һәм черегән үсемлекләр белән пеләш кара урыннар килеп чыга, андый урыннарда аграрийларга кабат язгы культуралар чәчәргә туры килә. Димәк, көзге культураларның уңай кышлавы һава температурасына да, шул ук вакытта кар катламының биеклегенә дә нык бәйле.
Көннәр җылына башлап, үсемлекләрнең уянуы көчәйгән вакытта туңган туфрак өслегендә бозлы тышча барлыкка килә, бу да еш кына уҗымнарга зыян сала һәм аларның һәлак булуына сәбәп була.
Көзге культураларны тикшергәндә аларның тышкы күренеше һәрвакытта да уңышның бөтенләй дә юкка чыгуын аңлатмый. Әгәр үсемлекләрнең тамыр системасы туфрак өслегеннән якынча 3 см тирәнлектә зарарланмаган булса, алар әле үсеп китәргә дә мөмкин. Ә 2,5-3 см туфрак тирәнлегендә, ягъни янсабаклар төене урнашкан тирәнлектә -18°С булса, бу инде үсемлекләрне һәлак итә.
Температура тәэсиреннән тыш, көзге культураларның исән калуы үсемлекләрдәге, бигрәк тә яфраклардагы шикәр микъдарына дә бәйле. Кышлау чорында үсемлекләр өчен шикәрнең оптималь күләме 25% һәм аннан күбрәк булырга тиеш. Көзге культуралар үскән саен алардагы шикәр микъдары кими бара һәм алар туңуга тизрәк бирешә. Соңрак чәчелгән көзге культураларда шикәр микъдары күбрәк саклана, шуңа күрә алар кышка чыдамрак булалар. Әмма, үсемлекләрдәге шикәр микъдарының әһәмиятен истә тотып, уҗымнар чәчүне соңлатырга да ярамый, чөнки кышкы тынычлык чорында үсемлекләрнең үсеш фазасы да бик мөһим. Ил белгечләре фикеренчә, өч-дүрт яфракка җиткән үсеш фазасы оптималь булып санала.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының районара һәм район бүлекләре белгечләре кышкы чорда даими рәвештә хуҗалыклар кырларына чыгалар һәм көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә тычкансыман кимерүчеләр урнашкан урыннарны, кар катламының биеклеген, бозлы тышча барлыкка килгән урыннарны, көзге һәм күпьеллык үсемлекләрнең янсабаклар төене урнашкан тирәнлектә туфрак температурасын тикшерәләр.
Татарстанда көзге культураларга үткәрелә торган мониторингтан күренгәнчә, декабрьнең беренче декадасына басулар 100% дәрәҗәсендә кар белән капланган. Аларда бозлы тышча юк.
Фотода: Кукмара район бүлеге башлыгы Шакиров А.Н. Вахитов ис. АХҖК кырында көзге бөртекле культураларны тикшерә.
Кукмара районында кар катламының биеклеге 3 − 10 см тәшкил итә, туңу тирәнлеге - 6 − 8 см, янсабаклар төене урнашкан тирәнлектә туфрак температурасы - −1… - 2,5°С, тычкансыман кимерүчәләрнең оялары гектарга 5 -10 урында табылган.
Чүпрәле районында кар катламы биеклеге 8 − 10 см тәшкил итә, туңу тирәнлеге - 6 − 8 см, янсабаклар төене урнашкан тирәнлектә туфрак температурасы - −2,3°С, шикәр микъдары - уртача 27,3 %.
Чистай районында туфракның туңу тирәнлеге 35 см тәшкил итә, янсабаклар төене урнашкан тирәнлектә туфрак температурасы - −3,5°С, кар катламының биеклеге - 5 − 6 см. Тикшерелгән мәйданнарда көзге культуралар үсемлекләрендәге шикәр микъдарын билгеләү өчен үрнәкләр алынды.
Фотода: Татарстан Республикасы Тәтеш районының «Содружество» ҖЧҖендә Льговская 4 сортлы көзге бодай кыры
Тәтеш районында көзге культуралар кырында 1 гектарга 5 тычкан оясы (ЭПВ-30) табылды.
Чәчүлекләрне тикшерүләр нәтиҗәләре буенча “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре хуҗалыкларга күрсәтмәләр бирәләр.