Татарстанда бөртекле башак культураларында икмәк кузька-коңгызы активлашты

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

«Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге бөртекле  башак  культураларында  икмәк кузька-коңгызы барлыкка килү  турында хәбәр итә. 

Коңгызлар ашлыкка аларның сөтчел һәм сөтчел-балавыз өлгереше фазаларында зыян китерәләр, алар күбрәк чәчүлекләр кырыенда бөртекле культураларда    урнашалар  һәм йомшак,  өлгермәгән бөртекләрне ашыйлар. Башак  буенча хәрәкәт итеп,  алар аяклары белән катырак  бөртекләрне  казып коялар. Көзге  ашлык бөртекләре каткач, коңгызлар  сабан культураларына  күчәләр.    

Алар бары  тик  көндез,  бигрәк тә эссе кояшлы  көндә  актив тукланалар. Бер коңгыз 7 - 8 грамм  бөртек ашый, 9 - 10 башакны юкка  чыгара. 

Төнгә коңгызлар башактан туфракка төшә һәм болытлы салкынча көннәрдә алар шунда  булалар.   Ана коңгызлар  йомырканы  туфракта  салалар.   20 - 30 көннән соң личинкалар чыга, алар черемә һәм үсемлек калдыклары белән туклана. Алар  азып китсә,   бөртекле һәм сызма культуралар чәчүлекләренең сирәкләнүенә китерергә мөмкин.

Личинкалар туфракта кышлый. Гадәттә, коңгызларның күпләп чыгуы ике елга бер тапкыр күзәтелә.

Икмәк коңгызларының күпләп үрчүенә уңай метеорологик шартлар ярдәм итә: иң беренче чиратта, йомырка һәм яшь личинкалар үсү чорында явым-төшемнең җитәрлек булуы, шулай ук кышның җылы булуы, андый  кышта  личинкалар  аз үлә.     Оптималь температура һәм дымлылык булганда, икмәк коңгызлары   игенчелек культурасы түбән булган, чәчүлек  әйләнеше  һәм туфрак эшкәртүнең дөрес системасы булмаган кырларда күпләп  үрчиләр.    

 Корткычның  күпләп  таралуын  булдырмас өчен хуҗалыклар  җитәкчеләренә  һәм агрономнарына корткычны  ачыклау буенча    мониторинг оештырырга  тәкъдим  итәбез.   

Икътисадый зыян  чиге  (ЭПВ)

Үсемлекләрнең  үсеш фазасы

ЭПВ

Ашлык  өлгерү

1 м2 га -  3-5 коңгыз

ЭПВ артып  киткән очракта, СанПиН 1.2584-10  2.19 пункты таләпләренә таянып, «Россия  Федерациясе   территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» нигезендә түбәндәге препаратлар белән   эшкәртүләр үткәрергә кирәк: Каратэ Зеон, МКС; Гладиатор, КЭ; Самум, КЭ; Би-58 Новый, КЭ; Фастак, КЭ яисә рөхсәт ителгән   башка инсектицидлар. 

 

 Икмәк  коңгызы-кузька кыр читләрендә  күп туплана, шуңа  күрә  эшкәртүне 60 - 100 метр кырый  полосаларда  башкару  яхшырак була.  

Химик  эшкәртүләр урып-җыю алдыннан  20 көн кала  туктатыла.    Сиптерүне кичке сәгатьләрдә, коңгызлар, очмыйча,   башакларда утырганда   башкару нәтиҗәлерәк  була.  

Үсемлекләрне  эшкәрткәндә  куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп  ителә. 

Тикшеренүләр, эшкәртүләр мәсьәләләре, үсемлекләрне яклау  өлкәсендә  консультацияләр   буенча «Россия  авыл  хуҗалыгы   үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез, телефон:   8 (843) 277-88-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International