РОССИЯ АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ҮЗӘГЕНЕҢ КИСӘТҮ ХӘБӘРЕ: Рапс чәчәге корткычы

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Рапс чәчәге  корткычы 

 

 

“Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге”  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үсемлекләрне яклау бүлеге рапс чәчүлекләрендә рапс чәчәге  корткычы таралуы   турында хәбәр итә.

Озынча яисә оваль формадагы коңгыз,  озынлыгы - 1,5 - 2,5 мм,  яшкелт кара металл яисә зәңгәр төстә.   Кортлары (личинкалары)  3,5 - 4 мм озынлыкта,  саргылт-ак төстә,  кара-көрән  башлы һәм өч пар кара-көрән аяклы. 

Коңгызлар  үсемлек калдыклары астында  кышлый. Температура  12°тан күтәрелгәч, язын  чәчәк ата  торган  төрле  үсемлекләргә  оялый башлыйлар. Әвернә чәчәкле  культураларның  чәчәккә төймәләнү    фазасында аларга күчәләр.

Коңгызлар ачылып бетмәгән чәчәк төймәләре  белән тукланалар.    Ана коңгызлар чәчәк  төймәләре  эченә йомырка салалар.  5 - 12 көннән личинкалар чыга һәм төймәләрне эчтән ашый  башлыйлар. 10 - 25 көннән алар туфракта  курчакланалар.   Яшь коңгызлар, тукланып туйгач,   кышлауга күчәләр.  

Икътисадый зыян чиге (ЭПВ) (үсемлектә 2 коңгыз) артып  киткән  очракта,  дельтаметрин, альфа-циперметрин, лямбда-цигалотрин кебек һәм башка препаратлар нигезендә   инсектицид  эшкәртү уздырырга кирәк.

Рапс чәчәк аткан чорда бал кортлары өчен куркынычлылыгы 3 класслы  булган инсектицидлар белән сиптерергә кирәк.

Бал кортлары өчен пестицидларның куркынычлылык классын билгеләү өчен Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидларның һәм агрохимикатларның дәүләт каталогына таянып эш итәргә кирәк, анда кеше һәм бал кортлары өчен куркынычлылык  классы  күрсәтелә.

Эшкәртүләрне җил тизлеге секундына  5 метрга  кадәр булганда башкаралар,  препаратны катгый  нормалар  буенча гына,  аз  күләмле  җир  өсте  сиптергече кулланып, сиптерәләр.   

Эшкәртүләрне башкарганда куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасын катгый  үтәү таләп  ителә. Пестицидлар куллануны СанПиН 1.2.2584-10 гигиена таләпләренең 2.19 пункты нигезендә башкарырга  кирәк.    

Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез.

Телефон: 8 (843) 277-88-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International