Татарстанда тикшерелгән авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнарының өчтән бере диярлек тычкансыман кимерүчеләр белән тулган. Бу хакта «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалында 2021 елның 9 сентябренә республикада авыл хуҗалыгы культураларының торышы турында әзерләнгән хисапта әйтелә.
«Безнең белгечләр авыл хуҗалыгы җирләрендә тычкансыман кимерүчеләр булу-булмауга тикшерү уздырдылар. Барлыгы 19,7 мең га чәчүлек мәйданы тикшерелде, шул исәптән 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар чәчүлекләре – 13 мең га. Тикшерелгән мәйданның 36 %ында тычкансыман кимерүчеләр булуы ачыкланды, көзге культураларда бу күрсәткеч түбәнрәк һәм ул 17,7% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте «Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.
Көзге культуралар кырларында кимерүчеләрнең иң күп саны гектарга уртача 5,9 оя тәшкил итә, ә күпьеллык үләннәр кырларында бер гектарга 17,2 оя туры килә.
Шул ук вакытта Апас районының көзге культуралар кырларында кимерүчеләр ояларының саны 1 гектарга 15 туры килә, биредә 137 га мәйданда тикшерү уздырылган. Күпьеллык үләннәр кырларында кимерүчеләрнең иң күп саны Азнакай районында билгеләнгән, биредә 1 га мәйданда 83 оя табылган, 241 га чәчүлек тикшерелгән.
Учреждение белешмәләренә караганда, көзге культуралар чәчүлекләренә тычкансыман кимерүчеләрдән зыян килүнең икътисадый чиге: бакчаларда – гектарга 30 оя, күпьеллык үләннәр кырларында – гектарга 70 оя.
"Әлеге кимерүчеләргә каршы көрәшү өчен хуҗалыкларда агулы алдавычлар ярдәмендә профилактик һәм аларны тоту чаралары үткәрергә кирәк. Препаратларның биологик нәтиҗәлелеге 85-90%ка җитә. Кимерүчеләр, куелган алдавычларны ашап, агуланалар һәм үләләр. Кирәк булса, агулы алдавычар кулланып, мондый чараларны 7-10 көн саен кабатларга кирәк", - дип аңлатты Любовь Занина.
Алдавычларны куллану ысулларына килгәндә, болар - махсус аппликаторлар белән ояларга агуларны кулдан кертү һәм элмәле ашламалар сиптергечләреннән механикалаштырылган рәвештә сиптерү.
«Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы белешмәләре буенча, республикада 9 сентябрьгә 2022 ел уңышы өчен 414 мең га көзге культуралар чәчелгән, бу фаразга карата 78,1% тәшкил итә. Көзге чәчүлекләр шытымлау – куаклану фазасында.