«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА XVIII гасырда Россиядә күбесенчә декоратив культура булып саналган томат үстерү үзенчәлекләре турында сөйли.
Башка яшелчә культуралары белән чагыштырганда томат Россия өчен чагыштырмача яңа культура. Томатларны XVIII гасырда илнең көньяк районнарында үстерә башлыйлар. Европада бу вакытта томатларны ашар өчен яраксыз һәм агулы дип саналса да, бездә аларны декоратив һәм азык-төлек культурасы буларак үстерәләр.
Россиядә томат культурасы турында беренче язмаларны Россия агрономиясенә нигез салучы, галим һәм тикшеренүче А.Т. Болотов бастырып чыгарган. 1784 елда ул «урта полосада томатлар күп урыннарда, нигездә бүлмә шартларында (чүлмәкләрдә) һәм кайчакта бакчаларда үстерелә», дип яза. Шулай итеп, XVIII гасырда томат күбесенчә декоратив культура булган. Бакчачылыкны алга таба үстерү томатны азык-төлек культурасына әверелдерә. XIX гасыр урталарында томат культурасы Россия бакчалары буйлап урта өлкәләрдә тарала башлый, ә XIX гасыр ахырына төньяк районнарда да киң тарала.
Томат югары туклыклы, тәмле булуы һәм диетик сыйфатлары белән аерылып тора. Өлгергән томатның калориясе (энергетик кыйммәте) – 19 ккал. Томатта 8%ка кадәр коры матдә бар, шуның яртысы шикәрдән, аерым алганда, глюкозадан һәм фруктозадан тора, шулай ук аның составында органик кислоталар, клетчатка бар. Томатта шулай ук аксымнар, пектин матдәләр, крахмал, минераль матдәләр бар. Томат каротиноидларга, В төркеме витаминнарга, фолий һәм аскорбин кислотасына, органик (лимон, алма, кузгалак, шәраб, гәрәбә, гликолев) кислоталарга, югары молекуляр майлы (пальмитин, стеарин, линолев) һәм фенолкарбонов (п-кумаров, кофелы, ферулов) кислоталарга бай.
Томат организмның иммун үзенчәлекләрен арттыра
Томатта булган холин кандагы холестерин микъдарын киметә, бавырны аңа май утырудан яклый, организмның иммун үзенчәлекләрен арттыра, гемоглобинны күтәрүгә ярдәм итә. Томатларның тышчасында ялкынсынуга каршы тора торган флавоноид нарингенин булуы ачыкланган.
Томатта шактый күп төрле микроэлементлар бар, алар 1 килограммда: натрий - 40 мг, калий - 2680 мг, кальций – 110 мг, магний - 120 мг, тимер – 6 мг, бакыр – 0,97 мг, фосфор – 270 мг, күкерт – 140 мг, хлор – 400 мг, марганец – 1,89 мг.
Сорт билгеләре буенча томатлар түбәндәгечә бүленә:
- штамбсыз – гади яки җиргә ятып үсә торган помидорлар. Алар нечкә сабаклы, җилдән сыгылып төшә торган булалар, шуңа күрә аларга терәү куярга кирәк;
– штамблылар – биек үсми торган, тыгыз сабаклы помидорлар. Тамыр системасы тирән түгел. Иртә һәм уртача иртә өлгерә торган сортлары була;
– бәрәңге помидорлар - яфракларының формасы буенча шулай аталган.
Томатлар үсеш һәм тармаклану үзенчәлекләре буенча түбәндәге сортларга бүленә:
- индетерминант - җылы урында һәм яктылык яхшы булса, ел әйләнәсендә үсә һәм мул уңыш бирә. Помидорлары соң өлгерә, эре һәм тәмле була. Сортлары һәм гибридлары да бик озын үсә. Нигездә якланган грунтта үстерелә. Ачык грунтта үстерү өчен җәйнең эссе булуы кирәк;
- детерминант - помидор куагы дүрт-биш тармаккка бүленеп үсә. Гадәттә, иртә һәм уртача иртә өлгерә торган сортлары була. Беренче 20 көндә көтелгән уңышның яртысын диярлек бирә. Мондый сортлар ян үсентеләрдән арындыруга мохтаҗ түгел һәм алар ачык грунтта үстерелә;
- супердетерминантлар - помидорларның күпчелек өлешен уңыш бирә башлаганнан соң беренче 20 тәүлек эчендә яткыралар. Түбәнге ботактагы томатлар икешәр-өчәр чәчәк оешмасыннан тора. Үстергәндә, артык күп көч куюны таләп итми.
- ярымдетерминант - томатларның әлеге сортларының үзенчәлеге – сабак үсеше яфраклар белән тәмамлана. Уртача соң өлгерә торган сортлар.
Туфрак әзерләү
Помидор утырту өчен туфракны көздән әзерләргә кирәк. Моның өчен җир казыганда тирес, хлорлы калий һәм суперфосфат кертеп калдырырга кирәк: 30 см тирәнлектә 1 кв. метрга һәркайсы 40ар грамм исәбеннән.
Әгәр туфракка көздән тирес кертелмәгән булса, иртә язда 15 см тирәнлектә 20 г/1 м² + нитрофоска 60 г/1 м² аммиак селитрасы кертергә кирәк яки бер чиләк суга 1,5 стакан исәбеннән компост һәм көл катнашмасы әзерләп, аны әзер чокырларга яисә буразнага салалар.
Утырту
Иртә өлгерешле түбән буйлы сортларны рәт араларын 60 см калдырып утырталар, ә рәттә үсемлекләр арасы 30 см булырга тиеш, биек үсә торган сортларны 70×30 яки 70×50 см схемасы буенча утырталар. Үсентеләрне болытлырак көндә көннең икенче яртысында утырталар, ә кояшлы көндә – бары тик кич белән генә. Чокырларга томатны утыртканчы да, утырткач та су салырга кирәк. Шунда ук терәүләр дә куялар (агачтан булса, яхшырак) һәм куакларны, “сигезле” ясап, шпагат белән бәйлиләр. Куаклар тирәсенә черемә, компост, торф салырга. Эссе һавада, үсентеләрне утыртканнан соң, алар тирәсенә ботаклардан шалаш ясап, кояш яндырудан якларга кирәк.
Су сибү
Томатларга даими рәвештә, атнага бер тапкыр, көннең икенче яртысында су сибәләр. Суны куак төбенә, тамыр астына сибәргә кирәк, яфракларына су тидермәскә тырышырга кирәк. Шулай ук сезонга ике-өч мәртәбә булса да томатларның төбен йомшартырга кирәк.
Тукландыру
Помидорлар үсү чорында аларны дүрт мәртәбә тукландырырга кирәк. Беренчесе үсентеләрне утыртканнан соң ике-өч атнадан соң башкарыла, икенчесе - икенче чәчәкле ботак чәчәк ата башлагач, өченчесе - өченче ботак чәчәк аткач. Дүртенче тукландыру, гадәттә, өченче тукландырудан соң өч атна узгач башкарыла.
Тукландыру түбәндәге пропорциядә әзерләнә: 10 л суга 40 г суперфосфат +10 г аммиак селитрасы. Шулай ук органик ашламалар (сыер тизәге, кош-корт тизәге), шулай ук үләннәр төнәтмәсе белән дә тукландыралар.
Әгәр үсемлек бик куе булып үсеп китсә һәм помидорлашу процессы әкрен барса, барлык азотлы ашламалар белән тукландыруны туктатырга кирәк.
Ян үсентеләрдән арындыру
Гадәттә, томат куагында, чәчәкле беренче ботак астында ян үсентене (пасынок) калдырып, ике ботак формалаштыралар. Калган ян үсентеләрне алалар. Ян үсентеләрдән арындыруны, аларның 4-5 см-дан артык үсеп китүен булдырмыйча, даими рәвештә һәр 7-10 көн саен башкарырга кирәк. Әгәр беренче чәчәкле ботак өстендә яки астында урнашкан ян үсентене калдырсаң, томат куагы өч сабакта үсеп китә. Бу чакта аларда иң күбе сигез оешма чәчәк калдырыла һәм томатның очын йолкып алырга кирәк. Әгәр барысына да соңгарсагыз һәм ян үсентеләр зур булып үсеп китсәләр, аларны сындырып алуның кирәге калмый, ул чакта томатның очын йолкып алырга кирәк.
Помидорларның өлгерүен тизләтү өчен июль азагында калган барлык вак ян үсентеләрне алалар һәм ботаклардагы үсеш очларын йолкыйлар, помидорлар барлыкка килгән чәчәкле ботаклар астында гына ике-өч яфрак калдыралар.
Авыруларны профилактикалау, корткычлардан яклау
Томатны бәрәңге түтәленнән ераграк утыртырга кирәк, ул барлык вегетация чорында фитофтороз, альтернариоз, септориоз, фуразариоз кебек һәм башка шундый авыруларга бирешүчән.
Теплицаларда ак канатлы күбәләк (белокрылка), куак бете, үрмәкүч талпаны, пасленовый минер һәм башка бөҗәкләр алар өчен куркыныч тудыра. Зарарлы объектлардан яклау өчен үсемлекләрне даими рәвештә карап, эшкәртеп торырга кирәк.
Үсентеләр үстергәндә орлыкларны Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин һ.б. биофунгицидлар белән агуларга кирәк. Җирне казыганда Триходермин биофунгициды кертергә кирәк.
Үсентеләрне утыртканда утырту схемасын үтәргә кирәк. Вирус белән авырган үсемлекләрне кичекмәстән юк итәргә киңәш ителә.
Вегетация чорында яфрак өсләреннән дә, тамырга да сиптерергә кирәк: беренче сиптерү үсентеләрне утыртканнан соң ике атна узгач башкарыла, аннан соңгылары - беренче сиптерүдән соң 10-14 көн узгач.
Авыруларга каршы Ризоплан, Псевдобактерин-2, Триходермин, Фитоспорин-М, Споробактерин һ.б. биофунгицидлар кулланырга мөмкин, химик фунгицидлардан - Раек, Резус, Оксихом, Протон Экстра, Бордоская смесь-Ф, Хом һ.б.лар кулланыла, аларны кулланганда микробиоашламалар (Азолен, УниФос һ.б.) һәм микроашламалар («Сәламәт уңыш» гуматы һ. б.) өстәргә киңәш ителә.
Корткычларга каршы Биостоп, Битоксибациллин, Лепидоцид, Фитоверм һ.б. биоинсектицидларны, химик инсектицидлардан – Конфидор Экстра, Искра золотая, Калаш, Танрек һ.б.ларны кулланырга, шулай ук микробиоашламалар һәм микроашламалар өстәргә кирәк.
Томатларны карау һәм аларга игътибарлы булу сыйфатлы һәм мул уңыш алырга мөмкинлек бирә.
Любовь ЗАНИНА,
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары.