Зарарлы бакча корткычларына каршы көрәштә нәтиҗәле һәм имин чара

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бакчаларда трихограммалар  куллану җимеш  агачларын алмагач  корткычларыннан һәм башка  җимеш кимерүчеләрдән саклый.   

Бүген бакчачыларны аларның йорт яны кишәрлекләрендәге   җимеш агачлары һәм куакларының күпләп чәчәк атуы куандыра. Әмма аларның  җимешләрен  корткычлар белән зарарланудан саклау өчен бүген үк аларга каршы көрәш чараларын  күрергә кирәклеген онытмаска кирәк.

 “Җимеш кимерүчеләр җимеш агач-куаклары өчен иң куркыныч һәм киң таралган корткычлар булып санала”, - дип аңлата “Россия авыл  хуҗалыгы үзәге”  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях. Мондый  бакча корткычларының   берсе  - алмагач корткычы.    Бу – алгы  канатлары  кара-соры  төстәге күбәләк.   Аның канатларында аркылы   урнашкан кара төстә дулкынлы сызыклар бар, ә гәүдәсенең очында – бронза  кебек  ялтырап тора  торган    коңгырт тап. Канатларын  җәйгәндә күбәләкнең озынлыгы   20 мм-га җитә. Күбәләкнең   корты (гусеница) саргылт төстә яки   алсу төстә була,  башы кара  төстә һәм баш чүмечендә калканы  бар.  Олыгайган кортлар  (гусеницалар)  12–18 мм-га җитә. Бу корткыч күбәләкнең  бер  корты ике-өч җимешкә зыян китерергә мөмкин, дип өстәде Галина Полях. Зарарланган җимешләрдә кортлар барлыкка  килә, аларның җимеш эченә үтеп керә торган  юллары  экскрементлар белән тула.  Яклау чаралары күрелмәгәндә, алмагач корткычыннан  җимешләргә килгән зыян  80-90%ка  кадәр җитәргә мөмкин. 

  Алмагач корткычына  каршы биологик көрәшнең иң уңышлы ысулы - бакчалардагы һәм дача кишәрлекләрендәге җимеш агачларында (алмагач, груша, слива һ.б.лар) энтомофаглар санын арттырудан  гыйбарәт. Трихограмма корткычлар санының табигый регуляторы булып санала, ул бик  вак була,  имагоның озынлыгы   1 мм-дан  да  артмый.  Аны җимеш агачларына  кертү  куркыныч түгел һәм экологик яктан да уңай  санала.    Шунысы игътибарга лаек, бу файдалы бөҗәкне лаборатория шартларында үстерергә өйрәнделәр. Бүген, барлык җимеш агачлары күпләп чәчәк ата башлаганда,  җимеш бакчаларында трихограммаларны, уңышны саклап калу һәм алмагач корткычларына, башка  җимеш кимерүчеләргә   каршы  көрәшү  максатында,   җимеш барлыкка килү фазасына кадәр   кулланырга кирәк.    

 Филиал белгечләре сүзләренә караганда, трихограмма үз йомыркаларын корткычларның йомыркаларында сала, бу  аның личинкаларына чит йомыркада яшәргә һәм тукланырга мөмкинлек бирә. Олыгайган бөҗәк табигатьтә тугыз көнгә кадәр яши, шул вакыт эчендә корткычларның 40тан артык йомыркасын  юк итәргә өлгерә.

  “Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге”   ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының энтомофаглар җитештерү һәм куллану буенча шактый зур тәҗрибәсе  бар.   “Бу файдалы бөҗәк  филиал лабораториясендә 1938 елдан бирле үрчетелә. Җимеш агачларына энтомофаг кертү ике ысул белән башкарыла: кул белән һәм “пилотсызлар”– квадракоптерлар ярдәмендә”, - дип сөйли Галина Полях.

Җитештерү бакчаларында «пилотсызлар»ны кулланганда, аның маршрутын  җентекләп  эшлиләр, бу җимеш  агачларын нәтиҗәле эшкәртергә мөмкинлек бирә.

“Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге”  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы.

Тел.: (843) 277-82-09

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International