Авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә корткычлар табылды

2021 елның 14 мае, җомга

«Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге хәбәр иткәнчә, фитосанитар тикшерү үткәргәндә, көзге һәм язгы бөртекле культуралар шытымнарында     полосалы икмәк борчаларының  күпләп урнашуы күзәтелгән.

Сабан культуралары шытымнарында полосалы борчаләр барлыкка килгән, алар   үсемлекләрдә өченче  яфрак барлыкка килгәнче эссе һава шартларында   аеруча куркыныч.

Сабан культуралары шытымнарында   ике  сары буй полосалы, озынлыгы 2 мм һәм киңлеге 0,8 мм булган кара төстәге коңгызлар барлыкка килгән, аларны полосалы борчалар дип атыйлар.  

Яз көне һава температурасы +7...+20°С кадәр булганда, буйлы икмәк борчалары бөртеклеләрдән калган чүп үләннәреннән көзге һәм сабан культуралары кырларына күчәләр  һәм үрчиләр. Бары бер сезон эчендә полосалы икмәк  борчасы үзенең тулы үрчү  циклының бер  генерациясен бирә. Коңгызлар авыл хуҗалыгы культураларының яфраклары белән тукланалар, алар, яфрак очыннан  башлап, аны ашый-ашый, әкренләп  аска  таба төшәләр. Зарар китерүнең икътисадый чиге -  1 м²  җирдә  20-30 коңгыз (коры  һава шартларында) һәм  1 м² җирдә   40-50 коңгыз булу  (дымлы һава шартларында).

Фитосанитар тикшерү барышында шулай ук рапс шытымнарында  яфрак ашаучы  борчаларның (крестоцветные блошки)  күпләп урнашуы ачыкланды.

Коңгызлар, 1,5-2 мм диаметрлы тишекләр ясап, яфракларны ашап баралар.  Көчле зыян күргән яфраклар кибәләр, үсеш ноктасы  зарарланса, үсемлек  һәлак  була. Борчаларның активлыгы коры һәм эссе һавада   арта –алар берничә көн эчендә рапсның яшь  шытымнарын тулысынча юкка чыгарырга мөмкин.

   «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»   ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары аңлатканча, кыш  чыккан коңгызлар язын   башта орлыклы чүп үләннәр белән тукланалар, ә аннары, рапс шытып чыгуга, аңа  күчәләр. Ана коңгыз  40ка якын йомырка сала һәм яңа буын яшь коңгызлар да   орлыклы үсемлекләрдә тукланалар.

“Кагыйдә буларак, чәчү алдыннан рапс орлыкларын инсектицидлар    белән эшкәртү рапс шытымнарын һәм яшь үсемлекләрне борчалар  белән зарарланудан яхшы саклый. Әмма, рапс орлыклары  инсектицидлар белән эшкәртелмәгән булса, барлыкка килгән борчалар микъдары һәм рапс   шытымнарының торышы  җентекле контрольдә  булырга тиеш.  Рапс чәчүлекләрен инсектицидлар белән эшкәртү яфрак ашаучы  борчалар  саны   1 м2  җирдә  3-5 данәдән артык булганда башкарыла (икътисадый зарар чиге - 1 м2  җирдә  8 коңгыз)”, - дип билгеләп үтте Любовь Занина.

 Коры эссе һава торышы кузаклы культуралар чәчүлекләрендә кузак коңгызлары (клубеньковый долгоносик) санын һәм алар китерә торган зыянны  арттыруга ярдәм итә.

Бөртекле-кузаклы культураларга имаго һәм кузак коңгызлары личинкалары аеруча  зур  зыян сала. Коңгызлар, түгәрәк яки  оваль тишекләр калдырып,  яфрак кырыйларын кимереп баралар,   бу үсемлекләрнең иртә үсеш фазасында аеруча куркыныч, чөнки орлыклы  (семядольные) яфраклар һәм үсеш нокталары юк чыга (шытымнар сирәкләнә). Личинкалар кузаклыларның  тамырларын һәм кузакларын зарарлыйлар, инфекцияләр үтеп керүгә ярдәм итәләр, үсемлекләрдә аксым микъдарын киметәләр. Кузак коңгызларыннан икътисадый зарар чиге  -  1 м2 борчак шытымнарында  10-20 коңгыз булу.   

«Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре хуҗалыклар агрономнарына авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренә даими рәвештә фитосанитар тикшерү уздырырга киңәш итәләр.

Чәчүлекләрдә икътисадый зарар чигеннән  артып киткән  корткычлар ачыкланган очракта, хуҗалык белгечләренә чәчүлекләрне яклау буенча чаралар күрергә һәм, «Россия  Федерациясе   территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге»ндә бастырылган  һәм куллануга  рөхсәт ителгән препаратларны файдаланып, инсектицидлы эшкәртүләр үткәрергә кирәк. Эшкәртүләрне башкарганда пестицидлар һәм агрохимикатлар куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

 Инсектицидлар  белән  эшкәрткәндә үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен микробиоашламалар, микроашламалар һәм үсеш регуляторлары өстәргә.

Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр уздыру, эшкәртүләр башкару, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International