“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан филиалы “ТатАгроЭкспо” эре агротехнология күргәзмәсендә катнаша

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Бүген Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә “ТатАгроЭкспо” өченче махсуслаштырылган күргәзмәсе эшли башлады, аның  экспозицияләрендә республика агросәнәгать комплексының төп  тармаклары  үз продуктларын  күрсәтәләр.  “ТатАгроЭкспо” күргәзмәсен Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ачты. 

 Агрофорумның эшлекле программасында - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы  эшенә йомгаклар  һәм 2021 елга бурычлар» темасына киңәйтелгән утырышы. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, район башлыклары, шулай ук субъектның агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты.

 Ике күргәзмә павильонында субъектның 200дән артык авыл хуҗалыгы предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә. “Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы күргәзмә эшендә актив катнаша. «ТатАгроЭкспо»га килүчеләрне филиал эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Виталий Новичков таныштырды.

 ФОТО
Виталий Леонидович күргәзмәдә катнашучыларга филиал эшчәнлеге турында, Россия  авыл  хуҗалыгы үзәгенең ул  җитәкли торган Татарстан  бүлекчәсендә   энтомофаглар җитештерүгә һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренә квадрокоптер ярдәмендә файдалы бөҗәкләр кертүгә заманча  якын килү  турында мәгълүмат бирде.

Филиал белгечләре килүчеләрне “Агросемэксперт” һәм “Цифрлы  фитомониторинг” программалары, үсемлекләрне биологик яклау чаралары ассортименты белән таныштыралар, алар белән орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алышалар.

ТатАгроЭкспо – яңа эшлекле элемтәләр урнаштырыла, потенциаль инвесторларның игътибарын перспективалы проектларга җәлеп итә торган мәйданчык.

 Күргәзмә үз эшен 12 февральгә кадәр дәвам итә. Аны оештыручылар соңгы көндә күргәзмә эшенә  нәтиҗәләр ясауны һәм аеруча кызыклы экспозицияләрне тәкъдим иткән иң актив катнашучыларны бүләкләүне   планлаштыралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International