Россиядә «Орлыкчылык турында» 1997 елның 17 декабрендәге №149-ФЗ номерлы Федераль закон (03.07.2016 ред.) гамәлдә, аның нигезендә авыл хуҗалыгы культураларын генетик модификацияләнгән орлык материалын кулланып үстерү тыела, шул ук вакытта, 2020 елның 16 апрелендә Россия Федерациясе территориясенә генетик модификацияләнгән сояны һәм терлек азыкларын ирекле кертүне рөхсәт итә торган карар кабул ителде. Элегрәк Россия Федерациясе территориясенә ГМО кулланып эшләнгән продукцияне кертү, ул дәүләт теркәве процедурасын узган очракта гына, рөхсәт ителә иде.
Бүгенге көндә безнең илдә чит илләрдән орлык сатып алу күләме 40-80% тәшкил итә, ә кайбер очракларда, мәсәлән, шикәр чөгендере – ил ихтыяҗының 98%ын тәшкил итә.
Генетик модификацияләнгән культураларны үстерү яисә үстермәү мәсьәләсен авыл хуҗалыгы товар җитештерүчесе, барлык экологик, социаль һәм икътисадый хәтәрлекләрне бәяләп, үзе хәл итәргә тиеш, ә орлыкларга һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә аларда ГМОның булу-булмавына тикшерү уздыруда “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы һәрвакыт ярдәм итәчәк.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы ПЦР-лабораториясе 2015 елдан башлап авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә хезмәт күрсәтә. Орлыклар һәм терлек азыкларын тикшерүләр исемлегенә ГМОның барлык теркәлгән линияләрен ачыклау кертелгән.
Уздырыла торган тикшеренүләрнең дөреслеген һәм ышанычлылыгын раслап, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре даими рәвештә үз квалификацияләрен күтәрәләр, аларның орлыклар сыйфатын тикшереп тору буенча халыкара ассоциация - ISTA сертификатлары бар, Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) учреждениеләрендә лабораторияара чагыштырма сынауларда (ВКК СККЛИ) катнашалар.
Агымдагы елда “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясендә орлык материалында һәм авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрендә ГМО булу-булмауны ачыклауга барлыгы 608 үсемлекчелек продукциясенә тикшерү үткәрелде, шул исәптән дәүләт биреме буенча – 300 үрнәккә. Беренче чиратта, дөнья практикасында генетик модификацияләүгә башка культураларга караганда ешрак дучар ителә торган культуралар: кукуруз, рапс, соя, шикәр чөгендере тикшерелә. Үткәрелгән ПЦР-тикшеренүләр нәтиҗәләре рапсның өч үрнәгендә GT73- модификацияләнгән генаның булуын күрсәтте.
“Россия авыл хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясендә ГМОны ачыклау эше киләсе елда дәвам итәчәк.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1. https://biosafety.ru/itogi-moratorija-na-vyrashhivanie-gmo-v-rossii/.