Татарстан Республикасында “Яшел түтәл” бакчачылар клубының өченче сезоны ачылды

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 11 ноябрендә «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы каршында  «Яшел түтәл» бакчачылар клубының өченче сезоны ачылды.

«Яшел түтәл» клубы – һәвәскәр бакчачылар өчен үз уңышларың турында сөйләү, яшелчә һәм җиләк-җимеш культураларының яңа сортларын сынау һәм яңа белемнәр  алу мөмкинлеге булган аралашу мәйданчыгы ул. 

 Хәзерге вакытта республикада 1000нән артык бакчачылар ширкәте  бар, үзләренең «биш-алты» сотыйларында имин продукция алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта  бара.  Шулай ук яшелчәләрне һәм җиләк-җимеш культураларын яклауның биологик алымнары  белән кызыксыну да арта. Болар барысы да эшне дәвам итүгә этәргеч  бирә. 

Клубның алыштыргысыз кураторы Любовь Николаевна килүчеләрне үсемлекләрне яклау һәм «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең оешу  тарихы белән, филиал белгечләре белән таныштырды, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтелә торган кайбер хезмәтләр турында сөйләде, болар: үсемлекләрне яклау буенча тәкъдимнәр, бәрәңге бүлбесенә анализ, туфракта патогеннар булуга микробиологик анализ уздыру,  продукцияне иминлеккә һәм   анда ГМО булу-булмауга  тикшерү.

 Технологик-аналитик лаборатория мөдире Айгөл Габдрахманова катнашучыларны филиал тарафыннан җитештерелә торган үсемлекләрне биологик яклау чаралары ассортименты һәм аларның тәэсир итү  механизмы белән таныштырды. Файдалы бөҗәкләрне үрчетү  цикллары, аларны ачык һәм ябык грунтта куллану үзенчәлекләре турында сөйләде.

Клуб дәресләре ике сезон арасында (ноябрьдән мартка  кадәр) айга  2  мәртәбә узачак, аларда лекцияләр һәм практик дәресләр булачак.

«Яшел түтәл» бакчачылар клубы Татарстан Республикасы халкы өчен файдалы булыр, дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International