Казанда яшәүчеләр соңгы вакытта еш кына богомолларга тап була башладылар. Аны бу җәйдә бөтен җирдә диярлек очратырга мөмкин иде: шәһәр мохитендә, дача кишәрлекләрендә, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында. Казанлыларны һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә һәм районнарында яшәүчеләрне бер сорау борчый: республикада бу төр бөҗәкләрнең ябырылуы ни белән аңлатыла, алар нинди зыян яки файда китерә? «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА шул хакта сөйли.