Россия авыл хуҗалыгы үзәге Татарстанда корткыч-гусеницалар таралу куркынычы турында кисәтә

29 июль 2020 ел., чәршәмбе

Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге” ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы  туфрак   тирәнтен  эшкәртелә торган, сөрүлек культураларында (пропашные  культуры) төнге күбәләк   гусеницалары барлыкка килү турында  хәбәр итә. 

  Төнге күбәләк  - туймас куркыныч корткыч.   Аның гусеницалары 120 төрдән артык  культурага зыян китерә ала, шулай  ук кыргый үләннәр белән дә туклана.   Корткыч    көнбагышка, кукурузга, бәрәңгегә, томатларга, сояга аеруча  зур зыян сала.    

Төнге күбәләк гусеницалары    бик  күп ашаучан,   кукурузда  башта  аның яфракларын ашыйлар, аны  тишкәләп бетереп, скелет хәленә китерәләр.   Аннары аның  чәкәнендәге әле  өлгереп җитмәгән, йомшак, сусыл  орлыкларны  ашый  башлыйлар.  

Көнбагышта төнге күбәләк    гусеницалары шулай  ук, скелет хәленә китереп,  аның  яфраклары  белән дә тукланалар,  кәрҗинендәге орлыкларны  да  ашыйлар.  

Төнге күбәләкнең  гусеницалары һәм курчаклары туфракның  өске  катламында һәм үсемлек калдыклары  астында  кышлыйлар.    

 

Зыян салуның  икътисадый чиге   (ЭПВ)

Культура

Үсемлекләрнең үсеш фазасы  

ЭПВ

Кукуруз

Чәчәк ату  чоры

1–2 гусеница/10 үсемлек

Көнбагыш

Бөреләнү-өлгерү чоры

кәрҗиндә 2 гусеница  

Бәрәңге

Бүлбеләр барлыкка килә башлаган  чор 

1,5-2 гусеница/10 үсемлек

Томат

Чәчәк ату-томат барлыкка килү чоры

0,5-1 гусеница/10 үсемлек

Соя

Чәчәк ату-җимеш барлыкка килү чоры 

1-1,5 гусеница/10 үсемлек

 

Төнге күбәләккә  каршы  көрәш чаралары  

Кукуруз, көнбагыш  чәчүлекләренә контрольне  көчәйтергә кирәк.  

 

Агротехник  чаралар 

Төнге күбәләкнең гусеницалары һәм курчаклары  туфракның  өске катламында  кышлыйлар, шуңа  күрә   көздән җирне тирән итеп  сукаларга, үсемлек  калдыкларын  юк  итәргә кирәк; язгы – җәйге  чорда    сөрүлек  культураларының рәт араларын эшкәртергә һәм чүп үләннәрне  бетерергә кирәк.  Өстән генә эшкәрткәндә  курчакларның  күбесе исән кала  һәм бик  эйбәт кышлыйлар.    

 

Биологик көрәш чаралары  

Күбәләкләр оча һәм йомырка сала  торган  чорда   трихограмма чыгару ысулын куллану тәкъдим  ителә.  Мондый   көрәш ысулының биологик  нәтиҗәлелеге   80 – 90%ка җитә.

Бер  ана  трихограмма 20 - 40  йомырка салырга  сәләтле.   Трихограмма  чыгару корткыч йомырка сала башлаган вакытта башкарыла, аннары    5 - 7 көннән соң – моны тагын  ике  мәртәбә эшләргә кирәк.  

Габробракон. Гусеницаларга  каршы  энтомофаг габробракон нәтиҗәле. Ана энтомофаг  күбәләк  гусеницасының гәүдәсендә   50гә кадәр йомырка салырга  мөмкин.  Ачыклыктагы   гусеницалар да, шулай  ук  чәкәннәргә үтеп  кергәннәре  дә алардан  зыян күрә.   Корткыч исән кала, әмма аның  хәрәкәтләнү һәм туклану  сәләте  юкка чыга.     

Битоксибациллин. Контакт-эчәклекләр  аша  тәэсир итү.  Бу  препарат белән эшкәртелгән  яфрак корткычның  эчәклекләренә эләккәннән соң,     гусеница туклану  сәләтен  югалта һәм ул  3 – 5 тәүлек  эчендә үлә.    

 

Химик  чаралар 

Инсектицидлар  белән эшкәртү гусеницаларның  үсеш этабында 1,5 см озынлыкка җиткәнче  аеруча нәтиҗәле  була.   Бу  чорда  әле корткычлар агуга  каршы  тора  алмыйлар, тиз бирешәләр.  

Бу мөһим!  Инсектицидлар  сиптергәндә чәчүлекләр кырыйларының     20 - 30 метрына  кадәр кертеп сиптерергә ктрәк

ЭПВ артып  киткән очракта,   1.2584-10 СанПиНның  2.19 пункты таләпләренә таянып, «Россия  Федерациясе   территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» нигезендә түбәндәге препаратлар белән  инсектицид эшкәртүләр үткәрергә кирәк:  Амплиго МКС, Авант КС, Матч КЭ, Фастак КЭ, Децис Профи ВДГ, Кинфос КЭ, Каратэ Зеон МКС, Кунгфу Супер КС һәм башкалар.

Соңгы  эшкәртү срогы — уңыш  җыюга  20 көн кала.  

Үсемлекләрне  эшкәртү барышында   куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп  ителә. 

 Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр уздыру,  консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International