Татарстанда рапс чәчүлекләренә куркыныч корткыч яный

2020 елның 26 мае, сишәмбе

“Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге” ФДБУ Татарстан  Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау  бүлеге  рапс чәчүлекләрендә  кәбестә  күбәләге  барлыкка килүе  турында  хәбәр итә.  

Кәбестә күбәләге  -  ураксыман канатлы күбәләкләр оялыгыннан  булган, әвернәчәчәкле культураларга зыян  китерә торган    куркыныч корткыч. Аның  кортлары (гусеницалары) зыян  китерә. Ул яфракның  йомшак  җиренә үтеп керә һәм 6 мм-га  кадәр озынлыкта  бормалы  юллар  ясый.      Ике-өч көннән соң (беренче линькадан соң) ул тышкы  якка үтеп  чыга  һәм, яфракның   йомшак җирен  кимереп туклана, аның бары  тик  йомшак  кабыгын гына калдыра.   Аннары ул аны түгәрәк тишекләр ясап тишкәли, шулай  ук  үсемлекнең кузакларын  һәм сабакларын  ашый.   Ашалган урыннар  “тәрәзәгә”  охшап кала. Күбәләк   кортлары бик хәрәкәтчән,   әз генә кагылуга алар яфрактан  шуып төшәләр һәм  пәрәвездә эленеп калалар. 

 Безнең республика шартларында кәбестә күбәләге  җәй буена  3 буын чыгара. Бер буын үсешенең тулы циклы өчен нәтиҗәле температура суммасы 360°тан   410°ка кадәр җитә. Ана күбәләкләр 30 тәүлеккә  кадәр яши: 10-12 тәүлек йомырка салалар (йомыркалар  саны 80-300 данәгә кадәр җитә).  Корткыч үсешенең тулы циклы 35-40 тәүлек тәшкил итә; уңайлы шартларда (+15...+21°С) ул 13-33 тәүлек эчендә дә өлгерә. 

Шулай итеп, корткычның  тулы  үсеш чоры  кыскарган  очракта, имагоның озак яшәве,  күбәләкләр очу чоры,  йомырка салу һәм кортлар (гусеницалар)  чыгу   чоры  сузылу,   үсемлекләрдә аларның барлык  стадияләрдә бер үк  вакытта: йомырка салу,  төрле  яшьтәге кортлар (гусеницалар),  курчаклар, күбәләкләр  чыгу  чорында  яшәвен  тәэмин итә.  

 Инсектицидлар бары    яшь   кортларга (гусеницаларга)  каршы гына нәтиҗәле эшли. Препаратлар курчакларга, йомыркаларга һәм зуррак күбәләк  кортларына тәэсир итми.    

Шуңа күрә хуҗалыклар агрономнарына рапс чәчүлекләренә даими рәвештә фитосанитар тикшерү үткәрергә тәкъдим  итәбез. 1 м²га 2-3 кәбестә күбәләге кортыннан  килгән зыян  икътисадый зыян  чиген тәшкил итә. Икътисадый зыян чиге  артып  киткән очракта «Россия  Федерациясе   территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге» нигезендә препаратлар белән инсектицид эшкәртүләр уздырырга    кирәк, болар: Данадим Эксперт, КЭ; Пондус, КС; Фуфанон Эксперт, ВЭ; Шаман, КЭ һәм башкалар.

 Эшкәртүләрне башкарганда куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасын катгый  үтәү таләп  ителә. Пестицидлар куллануны СанПиН 1.2.2584-10 гигиена таләпләренең 2.19 пункты нигезендә башкарырга  кирәк.    

 

Биологик ысул.  Күбәләкләр очкан чорда – трихограмма – энтомофага чыгарганда -  10 - 14 көн интервал белән  кимендә  3-4 мәртәбә эшкәртергә. Аларның чыгу  нормасы 160-320 мең баш.

Инсектицид эшкәртү барышында үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен микробиоашламалар, микроашламалар һәм үсеш регуляторлары өстәргә.

Куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәргә.

 Үсемлекләрне яклау өлкәсендә тикшеренүләр, эшкәртүләр, консультацияләр үткәрү мәсьәләләре буенча “Россия  авыл  хуҗалыгы үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8 (843) 277-88-80.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International