«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тузганакның кырларда, юл буйларында гына түгел, ә торак пунктлар урнашкан җирләрдә дә күпләп таралуы турында хәбәр итәләр. Тузганак киң таралган чүп үләне булып санала, ул орлыклардан һәм өлешчә тамырдан үрчи. Тузганак тамырының барлык өзелгән өлеше дә кабат үсеп китә ала. Моннан тыш, чәчәк аткан вакытта тамырдан өзелгән тузганак орлыкка кадәр өлгереп җитәргә мөмкин, аннары ул, җил белән очып китеп, төшкән җирендә яңадан үсә башлый.
Хәзерге вакытта тузганак чәчәк ату фазасында, аның таралуын киметү өчен чүп үләннәрне чаптырып алырга кирәк.
Торак пунктларда аңа каршы көрәш чаралары:
Лонган, Лоннер-Евро, Лорнет-300 Д, Татрел-300 кебек гербицид препаратлар (клопиралид) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эшкәртү өчен рөхсәт ителгән башка препаратлар белән эшкәртү
Торак пунктларда гербицид белән эшкәртүне бары тик «Россия Федерациясе территориясендә куллануга рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлегеннән» булган препаратлар белән һәм торак пунктларда химикатлар куллануның барлык кагыйдәләрен үтәгән килеш кенә башкарырга кирәк.