Татарстанда тикшерелгән мәйданнарның 100%ында тычкансыман кимерүчеләр оялаган

2020 елның 17 апреле, җомга

Кышның җылы һәм аз карлы булуы тычкансыман кимерүчеләрнең уңышлы кыш чыгуына һәм аларның артуына китергән.

“Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге” ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы  белгечләре тарафыннан тычкансыман кимерүчеләрне ачыклау  буенча  44 мең гектар  мәйданда  тикшерү  уздырылды.  Тикшерелгән мәйданның 44 мең гектарында да, ягъни тулы 100%ында әлеге  кимерүчеләр табылды.    

Көзге  культураларда  бер гектарга уртача 5,6 тычкансыман кимерүчеләр  куышы  табылды, ә иң күбе - 14 куыш    (Кукмара   районы, 65 га көзге  арыш мәйданы).

Люцернда бер гектарга  уртача 14,9 тычкансыман кимерүчеләр    куышы  табылды, иң күбе  – 30 куыш (Питрәч районы, 280 га).

Тычкансыман кимерүчеләргә каршы  көрәшү өчен  авыл  хуҗалыгы культуралары җирләрендә профилактик һәм аларны юк  итү  чараларын башкарырга кирәк, ә торак  пунктларда  агулы  алдавычлар  куярга мөмкин.    Агулы  алдавычларны  һава температурасы   10˚С градустан  да  югары  булмаганда  куялар.   Алдавычларны даими рәвештә  алыштырып торырга  кирәк,  хосусый  секторда  - аңа  кагылмау  ачыкланганчыга  кадәр.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International