«Россельхозцентр» Татарстанда тычкансыман кимерүчеләр таралу куркынычы турында кисәтә

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда актив рәвештә тычкансыман кимерүчеләр таралуы башланды. Республика территориясендә төп зыянны барлык кимерүчеләрнең уртача 70 %ын тәшкил иткән җирән кыр тычканы сала.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан даими рәвештә авыл хуҗалыгы биләмәләрендә тычкансыман кимерүчеләр булу-булмавына тикшерүләр уздырыла.

Бүгенге көндә тикшерелгән мәйданнарның 45,3%ында тычкансыман кимерүчеләр яшәве билгеле. Кышкы уҗым культураларында алар 26,4%ны тәшкил итә. Кышкы уҗым культураларында аларның уртача күләме бер гектарга 5 яшәү өнен тәшкил итә, күпьеллык үләннәрдә өннәр саны 16га җитә. Кимерүчеләрнең иң күп сандагысы Биектау районында (176 га кышкы арыш уҗым культурасында) ачыкланды (1 гектарда 7 яшәү өне); 60 га күпьеллык үләннәрдә 1 гектарга 45 яшәү өне табылды (Лаеш районы). Тикшерүләр дәвам итә.

Салкыннар килү белән кышкы уҗым культураларында тычкансыман кимерүчеләр саны тагы да артачак, һәм, нәтиҗә буларак, үсемлекләргә зыян килү дә артачак.

Тычкансыман кимерүчеләрнең зарары түбәндәгедән гыйбарәт:

  • 1 га мәйданда 100 кыр тычканы булган очракта уңыш күләмен югалту 50 %ка кадәр җитә.
  • Кыр тычканы тәүлегенә үз үлчәвенә караганда 100-350%ка күбрәк сусыл үләнне ашап бетерергә сәләтле.
  • 1 күсе елына 12 кг тирәсе, ә тычкан 2 кг якын бөртекне ашап бетерә.
  • Кимерүчеләр йогышлы авыруларны таратучы да булып торалар.

Тычкансыман кимерүчеләр шулай ук кеше өчен дә куркыныч: алар бөер синдромлы геморрагик бизгәк вирусын йөртүче булып саналалар. Ел саен әлеге авырудан вафат булу очраклары да теркәлә.

Тычкансыман кимерүчеләр белән көрәшү өчен авыл хуҗалыгы культураларында, авыллларда агулы капкыннар ярдәмендә профилактик һәм юк итү чараларын уздырырга кирәк. Агулы капкыннарны һава температурасы 10˚Стан артмаганда куеп чыгалар. Капкынны даими рәывештә, шәхси секторда – аны кагылмаган килеш табылганчыга кадәр куялар.

Куллану ысуллары:

- махсус аппликаторлар ярдәмендә өнгә кул белән кую.

- асылмалы ашлама сипкечләр яки чәчкечләр ярдәмендә механик рәчештә сибеп чыгу.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International