Татарстан Республикасында үсемлекчелектә заманча алымнар буенча киңәшмә узды

2019 елның 20 сентябре, җомга

2019 елның 18 сентябрендә Буа районының Кият авылында урнашкан «Кият» ААҖ базасында үсемлекчелектә заманча алымнар буенча фәнни-гамәли семинар узды.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре чарада күргәзмә экспозициясе: мәгълүмат стендлары, үсемлекләрне саклаучы биологик чаралар белән актив катнашты.

 

Бу елның 19 маенда безнең белгечләр тарафыннан тәҗрибә мәйданнарында төрле препатарлырның һәм бак катнашмаларының уңыш формалашуга һәм бөртекнең сыйфатына тәэсирен өйрәнү макатыннан «Эстер» сортлы бодай уҗымында тәҗрибә уздырылды.

Үсемлекләрне саклау бүлеге башлыгы Гүзәл Хөсәенова бу тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде, агулаганда һәм вегетация чорында үсемлекләрнең иммунитетын арттыручы шыту энергиясен һәм үсүне тизләтүче үсеш стимуляторларын, микроашламалар, микробиоашламалар куллану кирәклеген ассызыклады. Орлыкларга фитопатологик анализ уздыру кирәклегенә аерым басым ясады. Шулай ук УСЗ Биоагро-1 биоконсервантын файдаланып азык әзерләү технологиясе турында тәфсилләп аңлатты.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре җиткерелгән мәгълүматны кызыксынып тыңлады, биопрепаратларны куллану технологиясе һәм аларның химик агулар белән туры килү-килмәве буенча күпсанлы сораулар бирелде.

Мондый очрашулар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аз чыгымнар ярдәмендә зур уңыш алу мөмкинлеге бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International