Татарстанның Буа районында узган авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашу турында

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Буа муниципаль районында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эш сәфәре белән булдылар. Сәфәр кысаларында Буа районында урып-җыю барышын бәяләделәр.

print 5522627 4026198 99987

Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Буа районы башлыгы Марат Җәббаров белән Кыят ав. (ОАО «Кыят» ААҖ), Адав-Толымбай ав, Зур Фролово («Ак Барс» ХКның «Дружба» ҖЧҖ), Черки-Кильдураз ав. («Коммуна» ҖЧҖ), Яңа Чәчкаб ав., Югары Лашчы ав. Кайбыч ав. («Ак Барс» ХКның «Авангард» ҖЧҖ) кырларында булдылар.

Кайбыч авылы янындагы «Ак Барс» ХКның «Авангард» ҖЧҖенең күпьеллык үләннәр кырында районның урып-җыю кампаниясендә катнашучы механизаторлары, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу узды.

Шунда ук фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан үстерелә торган азык-төлек продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде, болар: бәрәңге, кишер, шалкан, кабак һәм башка сезонлы яшелчәләр. Кунакларга шулай ук көндәлек азык-төлек товарлары белән («Татагролизинг» ААҖ) автолавка күрсәттеләр.

Чарада «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Буа районара бүлеге дә актив катнашты. Бүлек белгечләре тарафыннан орлыкчылык һәм үсемлекләрне саклау буенча күрсәтелүче хезмәтләр, шулай ук филиалда җитештерелүче һәм сатылучы биопрепатарлар күрсәтелгән күргәзмә экспозициясе тәкъдим ителде. Экспозиция районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре арасында да зур кызыксыну тудырды.

WhatsApp Image 2019 08 14 at 11.50.22 1 9fe47

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының Буа районара бүлеген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та күреп китте. Белгечләр «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы структурасының төп юнәлешләре турында сөйләде, кышкы уҗым һәм бөртекле культура уҗымнары блогы белән таныштырды, шулай ук кышкы уҗым культураларын чәчү өчен орлык материаллары үрнәкләре белән дә таныштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International