Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан 2019 елның 1 августына Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларында корткычларның һәм авыруларның таралышы һәм артуы турында мәгълүмат әзерләнде.
29 июльдән башлап Татарстан Республикасы территориясендә салкын, яңгырлы һава торышы урнашты. Иң югары һава температурасы +12…17°Сны тәшкил итте.
Синоптиклар фаразлары буенча, атна дәвамында Татарстанда һава торышында үзгәрешләр булмаячак. Температура түбән сакланачак: төнлә +5тән +11°С, көндезге сәгатьләрдә +12…+18°Сны тәшкил итәчәк. Урыны белән яңгырлар һәм төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.
1 августка 87,3 мең га яки 6,1% бөртекле һәм бөртек-кузаклы культура суктырылган, 285,4 мең тонна алынган. Уртача уңыш 32,7 ц/га тәнкил итә
«2019 елның 1 августына Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларында корткычларның һәм авыруларның таралышы һәм артуы турында мәгълүмат» документы белән тулысынча сылтама аша кереп танышырга мөмкин.