Республикада «Татарстанда кыр көне – 2019» бишенче агротехнология күргәзмәсе ачылды

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген, 2019 елның 2 июлендә, Татарстанның Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2019» бишенче агротехнология күргәзмәсе ачылды.

Тантаналы ачылыш чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Заманча технологияләрсез конкурентлыкка сәләтле булу авыр, – диде Президент. Биредә бик күп кызыклы юнәлешләр гамәлгә ашырылган. Бу яхшы тәҗрибә уртаклашу. Безнең күп кенә тәэмин итүчеләрнең мондый күргәзмә бәрабәренә контрактлары тагын да артачагына ышанычым нык».

Ачылыш тантанасына кадәр Рөстәм Миңнеханов күргәзмә экспозициясен, катнашучыларның стендларын карап чыкты һәм Татарстан, Россия төбәкләре агросәнәгать комплексларының яңа технологияләре һәм техникалары белән танышты. Аны ТР Дәүләт советы киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

IMG 4695 ce9cb

Чараның максаты – Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрийларының төбәкара багланышларын ныгыту, җитештерүчеләр һәм җайланмалар, товарлар белән тәэмин итүчеләре һәм хезмәт күрсәтүчеләр, авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә куәтләрне берләштерү.

«Татарстанда кыр көне – 2019» күргәзмәсе түбәндәге бүлекләрдән тора: «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар». Күргәзмә аны әзерләүнең катлаулы форматы белән башкалардан аерылып тора, ул көзге культуралар чәчүеннән соң ук башлана һәм сабан чәчүе тәмамланганчы дәвам итә. Экспоплан белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин.

Эшлекле программада кысаларында күргәзмәдә катнашучыларның презентацияләрен, агросәнәгать предприятиеләре, тармак фәне, бизнес һәм хакимият вәкилләре катнашында АПКны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр үткәрү каралаган.

Быелгы күргәзмәдә Россиянең 24 төбәгеннән, Татарстан һәм Белорусиядән килгән 167 оешма катнашачак.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы күргәзмәдә актив катнаша. Филиал белгечләре орлыкчылык һәм үсемлекләрне саклау үз хезмәтләрен, шулай ук биопродукциясен тәкъдим итә, кунакларны оешманың эшчәнлеге белән таныштыра.

IMG 4654 d4fc3  IMG 4679 3f59c
 IMG 4684 d7a5e  IMG 4705 18e27

     «Татарстанда кыр көне – 2019» күргәзмәсе 2019 елның 4 июленә кадәр эшләячәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International