«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан 2019 елның 13 июненә Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларында корткычларның һәм авыруларның таралышы һәм артуы турында мәгълүмат әзерләнде.
Узган атнада эссе һава торышы күзәтелде. Көндез һава температурасы +31°Ска кадәр күтәрелде, тәүлек дәвамында уртача һава торышы нормадан 3-4 градуска артык иде. 13 июньдә һава температурасы төнлә +4…+9°Ска, көндез +13…+18°Ска кадәр тәбәнәйде. Синоптиклар фаразы буенча, 14 һәм 15 июнь көннәрендә явым-төшемсез, салкын һава торышы сакланачак, көндезге сәгатьләрдә температура +15…+20°Сны тәшкил итәчәк.
«2019 елның 13 июненә Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларында корткычларның һәм авыруларның таралышы һәм артуы турында мәгълүмат» документы белән тулысынча сылтама аша кереп танышырга мөмкин.