Татарстан филиалы тарафыннан 2019 елның 6 июненә авыл хуҗалыгы культураларында корткычларның һәм авыруларның таралышы һәм артуы турында мәгълүмат әзерләнде

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан 2019 елның 6 июненә Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларында корткычларның һәм авыруларның таралышы һәм артуы турында мәгълүмат әзерләнде.

Май гадәттәгедән 2-3°Ска җылырак булды. Нәтиҗәле температуралар суммасы +5°С тан артык (вегитация башланганнан соң), 31 майга 320-400°Ска җитте (норма 250-300°С). Былтыр май ахырында 250-330°С тәшкил иткән иде. Узган айда республиканың күпчелек территориясендә явым-төшем нормадан артып китте, барысы бергә 130-205% явым булды, Тәтештә һәм Буада нормага якын иде, Мөслимдә һәм Чүпрәледә исә киресенчә аз булды – норманың 75-80%ын тәшкил итте.

«13 санлы мәгълүмат. 2019 елның 6 июненә Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы культураларында корткычларның һәм авыруларның таралышы һәм артуы турында» документы белән тулысынча сылтама аша кереп танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International