2019 елның 6 июненнән «Россельхозцентр»ның 3 нче санлы сигнал хәбәре. Рапс чәчәкашары

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге хәбәр итә: рапс һәм гәрчис чәчүлекләрендә күпсанда чәчәкашар коркычы күзәтелә.

Рапс чәчәкашары – озынлыгы 3 миллиметрга җиткән, кара төстәге яшелкелт ялтыравык төсмерле вак коңгыз.

Коңгызлар туфракта кыш чыга, иртә язда ук әвернә чәчәкле чүп үләннәре чәчәк аткан дәвердә чыгалар, рапсның чәчәк бөреләре барлыкка килгәч, әлеге культурага күчәләр.

Коңгызлар чәчәк бөресе эченә үтеп керәләр, серкәчләрен, җимешлекләрен һәм чәчәк таҗларын ашап бетерәләр, чәчәк бөреләре эченә йомырка салалар, личинкалары да шунда ук үсә, үсеш дәверендә бөренең эчке ягын тулысынча юк итәләр. Чәчәк бөресе саргая, кибә һәм коелып төшә.

Рапс чәчәкашарының зыянлылык чоры – май уртасы – июнь ахыры. Чәчәкашарның иң зыянлы чоры июнь уртасына туры килә.

Рапс чәчәкашары бер буын үсә, июльдә яңа буын коңгызлар азык эзләп очып китә, авырлык һәм май катламы туплыйлар, шул рәвешле кышны яхшы чыгалар.

Хуҗалык агрономнарына рапс чәчүлекләренә даими рәвештә фитосанитар тикшерү уздыру киңәш ителә. ЭВП арткан очракта (үсемлектә 3тән артык коңгыз), СанПиН 1.2.2584-10 п. 2.19 таләпләренә нигезләнеп, «РФ территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге»нә кергән препаратлар белән инсектицидлы эшкәртүләр уздыру кирәк. Катгый рәвештә куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри.

Көрәш чаралары: Цезарь, КЭ; Децис Профи, ВДГ; Брейк, МЭ; Борей, СК; Фастак, КЭ препаратларының берсе яки башка рөхсәт ителгән инсектицидлар белән эшкәртү уздырырга.

 

Үсемлекнең иммунитетын арттыру өчен инсектицидлы эшкәртүләр уздырганда микробиоашламалар, микроашламалар һәм үсешне көйләүче препаратлар да өстәргәкирәк.

Тикшерүләр, эшкәртүләр уздыру, үсемлекләрне саклау өлкәсе буенча консультацияләр уздыру мәсъәләләре буенча «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итә аласыз. Элемтә өчен телефон номеры: +7(843) 277-88-80

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International