«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге хәбәр итә: рапс, гәрчис һәм башка әвернә чәчәклеләр чәчүлекләрендә кәбестә көясенең күпләп барлыкка килүе күзәтелә.
Кәбестә көясе – ураксыман канатлылар семьялыгына карый, әвернә чәчәклеләр культурасын заралый. Корты аеруча зыянлы. Кәбестә көясе корты яфракларының йомшак җиренә үтеп керә һәм озынлыгы 6 мм тәшкил иткән бормалы юлларны кимерә. Ике-өч көннән ул тышка чыга һәм яфракларның төбе белән тукланып, йомшак җирен кимерә һәм бары юка тышчасын гына калдыра. Аннан соң аны кечкенә, күбесенчә түгәрәк тишемнәр калдырып тишкәләп бетерә, шулай ук кузакларын һәм сабакларын ашап бетерә. Зыян китергән җирләре «тәрәзәләргә» охшап кала. Кортлар бик хәрәкәтчән, үсемлек аз гына селкенсә дә, яфрактан төшеп китәләр һәм пәпәвездә эленеп калалар. Сезон дәвамында корткыч 6 буынга кадәр үрчи ала.
Хуҗалык агрономнарына рапс чәчүлекләренә фитосанитар тикшерүләр уздыру шарт. ЭПВ арткан очракта (1 м²га 2-3 корт), СанПиН 1.2.2584-10 п. 2.19 таләпләренә нигезләнеп, «РФ территориясендә куллану рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлеге»нә кергән препаратлар белән инсектицидлы эшкәртүләр уздырырга кирәк. Катгый рәвештә куллану регламентын, шәхси гигиена һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мәҗбүри.
Көрәш чаралары: Данадим Эксперт, КЭ; Пондус, КС; Фуфанон Эксперт, ВЭ препаратларының берсе яки башка рөхсәт ителгән инсектицидлар белән эшкәртү уздырырга.
Биологик чара. Күбәләкләр очкан вакытта – трихограмма – энтомофагны утырту: 10 – 14 көн саен 3әр тапкырдан да ким түгел. Җибәрү нормасы 160-320 мең баш.
Үсемлекнең иммунитетын арттыру өчен инсектицидлы эшкәртүләр уздырганда микробиоашламалар, микроашламалар һәм үсешне көйләүче препаратлар да өстәргәкирәк.
Тикшерүләр, эшкәртүләр уздыру, үсемлекләрне саклау өлкәсе буенча консультацияләр уздыру мәсъәләләре буенча «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итә аласыз. Элемтә өчен телефон номеры: +7(843) 277-88-80