Парсыз ефәк күбәләге һөҗүме

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында җимеш агачларында зарарлы бөҗәк – парсыз ефәк күбәләге һөҗүме күзәтелә.

Парсыз ефәк күбәләге 300дән артык төр үсемлекне, күбесенчә яфлаклы агачларны зарарларга сәләтле. Кортлары ешрак җимешле агачларга зыян сала, аннан җиңел генә имән, юкә, күк агачка һәм башка төрләргә күчә.

Парсыз ефәк күбәләк атамасы әлеге бөҗәккә ана корт белән ата корт арасында аермадан чыгып бирелгән. Ана бөҗәк ата бөҗәккә караганда зуррак, канат җилпүе 7,5 см кадәр җитә, ата күбәләк канатлары нибары 4,5 см гына тәшкил итә. Шулай ук канатларының төсе дә аерылып тора: ана күбәләкнеке кара сызыклы пычрак ак төстә, ә ата күбәләкнеке коңгырт-соры төстә, аркылы сызыклары бар. Ана күбәләкнең түше юан, ә ата күбәләкнеке нечкә.

Җитлеккән корт төкле тәнле, аркасында нечкә, хәтта кайчакта сизелер-сизелмәс өч сызыгы бар. Кортларның тәнендә парлы сөялләр дә бар, аларның 5 пары зәңгәр, ә калган 6сы кызыл төстә була. Һәрбер сөялдән берәр бәйләм төк чыга. Кортлар агачлар яфрак яргач барлыкка килә, сабакларын һәм төп җепселләрен генә калдырып яфракларны тулысынча ашап бетерә. 1 буын кортлар озын төкләр белән капланган, бу аларга җил белән ерак җирләгә таралу мөмкиндеге тудыра.

Бакчаларда парсыз ефәк күбәләге белән көрәш комплекслы рәвештә алып барылыга тиеш. Кортлар бер сезонда яшь бакча агачларын юк итәргә яки инде формалашкан үсемлекләрнең уңышын сизелерлек киметергә сәләтле.

Яшь агачлардан кортларны кул белән җыеп алып юк итәргә мөмкин. Бакчага парсыз ефәк күбәләгенең табигый дошманнарын – кошларны җәлеп итү дә кирәк. Бу корткыч белән көрәштә күкеләр, тукраннар, карабүрекләр, шәүлегән, сойка, песнәк яхшы ярдәмче. Моның өчен җимлекләр ясап агачка элеп куярга кирәк.

Парсыз ефәк күбәләге белән көрәштә Битоксибациллин, Лепидоцид кебек биологик инсектицидлар белән сиптерү кулланыла. Иң катлаулы очракларда пиретроидлар төркеменнән булган инсектицидлар белән химик агулау чарасы тәкъдим ителә. Иң яхшы нәтиҗә 1-2 буын кортларны агулаганда булачак.

1 e14b1

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International