«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге фитосанитар тикшерү вакытында бөртекле культуралар шытымнарында икмәк буй-буй борчалары булуы ачыкланды.
Басуларда борчалар иртә язда ук кыяклы ашлык уҗымнарында, соңрак язгы сабан шытымнарында барлыкка килә. Алар кояшлы эссе көннәрдә, шытымнар чыккан вакыттан алып өченче яфрак барлыкка килгәнчегә кадәр аеруча куркыныч тудыра. Коңгызлар кыяклы ашлык яфракларының өчке ягындагы паренхиманы кырып, яфраклар белән туена. Барыннан да бигрәк, икмәк буй-буй борчаларыннан беренче яфрак зыян күрә. Яшь, әле ныгып җитмәгән үсемлекләр сула, саргая һәм кибә. Яфрак өслегенең 50%ы зыян күргән очракта үсемлекләрнең кисен сулуы күзәтелә: аларның үсеше артта кала, зәгыфь тармакланалар; ә өслегенең 75%ы зыян күргәндә – алар һәлак була. Эпик зыянлылык чиге 1 м² мәйданга 30-40 коңгыз яки сөкә белән 10 селтәнүне (коры һава торышы), 1 м² мәйданга 50-60 коңгыз яки сөкә белән 10 селтәнүне (дымлы һава торышы) тәшкил итә. Эпик зыянлылык чиге арткан очракта, СанПиН 1.2.2584-10 п. 2.19 таләпләренә таянып эш итү киңәш ителә. Эшкәртүләрне РФ территориясендә рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлегенә таянып уздыру кирәк.
Көрәш алымнары: җылы һава торышы сакланганда культураның 1-2 яфрак фазасында борчыларны Децис Профи, ВДГ; Каратэ Зеон, МКС; Фаскорд, КЭ препаратларның берсе яки башка рөхсәт ителгән чаралар белән эшкәртергә кирәк. Участок буенча 50-100 метр киңлектә кырыйларын эшкәртү дә нәтиҗәле.
Тикшерү уздыру, эшкәртү, үсемлекләрне саклау өлкәсе буенча сораулар туган очракта «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына мөрәҗәгать итегез. Элемтә өчен телефон номеры: +7(843) 277-88-80.