2019 елның 11 – 20 март көннәрендә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында квалификацияне күтәрү программасының «Авыл хуҗалыгы чәчүлекләрен апробацияләү» буенча дәресләре узды. Сәламләү сүзе белән «ТИПКА» ДПО ФДБОУсе ректоры, икътисад фәннәре докторы, профессор Н.М.Якушкин чыгыш ясады. Ул үз чыгышында үсемлекчелек тармагы үсешендә һәм уңышны арттыруда агроном-апробаторларның роле зур булуын ассызыклады. ТР хуҗалыкларында орлыкчылыкның торышы, яхшы сыйфатлы орлык алу һәм тармак үсеше перспективалары мәсьәләләренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы И.Ә.Садыйков тукталды. Уку барышында тыңлаучылар алдында «Госсорткомиссия» ФДБУсе филиалы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты В.Л.Новичков чыгыш ясады. Ул Урта Идел буе регионында авыл хуҗалыгы культураларын районлаштырудагы үзгәрешләр турында сөйләде. ФИЦ КАЗНЦ РАНның ТатНИИСХ аерымланган структур бүлекчәсе галимнәре һәм белгечләре авыл хуҗалыгы үсемлекләре зонасында сортлы чәчүлекләрне апробацияләү ысуллары турында тәфсилләр сөйләде. ТР Россельхознадзор идарәсенең фитосанитар тикшерү, бөртек сыйфатын тикшерү һәм орлык контроле бүлегеннән Кадыйрова М.М. үз чыгышында орлыкчылык өләсендәге хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартуга аерым игътибар юнәлтте.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының орлыкчылык буенча җитәкче урынбасары Хәбибуллин Р.Р. һәм укырга җибәрелгән белгечләр үз чыгышларында орлыкларны сертификацияләү һәм туфрак контролен уздыруга басым ясадылар. Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты мөгаллимнәре уку-укыту процессын оештыруда күп көч куйды.