Баш агроном «Отрада» бакчачылар клубында дәрес уздырды

2019 елның 26 марты, сишәмбе

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының баш агрономы Любовь Занина филиал белгечләре тарафыннан оештырылган «Яшел түтәл» бакчачылар клубы әгъзалары өчен атна саен дәресләр уздыра. Әлеге чараларда яшелчә, җиләк-җимеш, декоратив культураларны үстерү һәм саклау мәсьәләләре турында фикер алышу үтә.

2019 елның 24 мартында «Отрада» клубы рәисе чакыруы буенча Любовь Занина бакчачылар белән дәрес уздырды. Биредә ул тыңлаучыларны республикада үсемлекләрне саклау хезмәте тарихы белән таныштырды һәм «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында җитештерелүче биологик препаратлар турында сөйләде. Шулай ук табигатьтә очраучы файдалы бөҗәкләр темасын да яктыртты. Катнашучылар игътибарына микробиологик препаратлар һәм энтомофаглар экспозициясе тәкъдим ителде.

«Отрада» клубы бакчачылары яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үсемлекләрен саклау буенча килеп туган күпсанлы сорауларына тәфсилле җаваплар ишеттеләр.

Дәрес ахырында филиал һәм бакчачылар клубы арасында хезмәттәшлекне дәвам итү турында килешенде. Әлеге хезмәттәшлек Татарстан Республикасының шәхси секторларында биологик ысулны таныту һәм үстерү өчен дә файдалы булачак.

  2 83fdc

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International