2017 елда «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы яңа «Универсальная Силосная Закваска – БИОАГРО-1» биологик препатарын җитештерүне җайга салды. «УСЗ – БИОАГРО-1» биологик препараты Lactobacillus plantarum RS7 һәм Lactobacillus paracasei 10-Б дип аталучы ике төр сөт кислотасының чиста бактериаль культурасыннан гыйбарәт. Әлеге бактериләргә югары үрчем хас, алар әчетелгән үлән массаларында үрчиләр, бу үз чиратында силослау һәм сенажлау процессы өчен уңай шартлар тудыра. Алга таба үсемлек массаларын консервалаганда кертелгән сөт кислоталары терлекнең аш кайнату системасында азыкның үзләштерелүен арттыручы пребиотик ролен үти. Шунлыктан «УСЗ – БИОАГРО-1» биологик препараты терлекләр өчен азык өстәлмәсе дәүләт теркәлүе таныклыгы алды.
«УСЗ – БИОАГРО-1» азык өстәлмәсенең үрнәк париясе филиалда 2017 елда 9,4 тонна күләмдә җитештерелде һәм республиканың 10 районына җибәрелде. «УСЗ – БИОАГРО-1» азык өстәлмәсен куллануның нәтиҗәсе булып югары сыйфатлы консервланган азык тора. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре фикеренчә, биологик препаратны файдаланып ясалган сенаж тәм ягыннан югары сыйфатка ия, терлекләр бу азыкны яратып ашый, һәм шуны билгеләп үтәргә кирәк, препаратны сатып алуга тотылган чыгымнар савым күләменең 5-7%ка һәм сөтнең майлылык күләменең 0,1%ка артуы белән капланган.
2018 елда «УСЗ – БИОАГРО-1» азык өстәлмәсен җитештерү күләме 22 тоннага кадәр арттырылды. Җитештерүнең һәр этабында филиалның микробиологлары һәм уйлап табучылар тарафыннан продуктның сыйфаты тикшерелде. Филиал белгечләре тарафыннан республика буенча «УСЗ – БИОАГРО-1» өстәлмәсен куллану турында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә мәгълүмат тарату һәм кулланылышка кертү буенча гаять зур эш башкарылды.
«УСЗ – БИОАГРО-1» азык өстәлмәсе Татарстанның 28 районында, шулай ук РФнең башка регионнарында файдаланылды. ТРның 4 районында «УСЗ – БИОАГРО-1» препаратын өстәп консервланган азыкның сыйфатын ачыклау максатыннан сәнәгать тәҗрибәләре уздырылды. Аның химик составын һәм туклыклылыгын ачыклау максатыннан, консервланучы яшел массаның үрнәкләре сайлап алынды. Анализлау «ЦАС «Татарский» ФДБУ һәм «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораторияләрендә уздырылды. Килеп чыккан консервланган азыкны (сенаж яки силос) терлеккә ашату алдыннан үрнәкләр кабат анализга алынды, алар да ике лабораториядә ясалды. Нәтиҗәләр нигездә беренче класслы консервланган азык (сенаж яки силос) килеп чыккканлыгы исбатланды.
Быел филиал «УСЗ – БИОАГРО-1» азык өстәлмәсен җитештерүнең күләмен арттырырга планлаштыра. Шул рәвешле ул Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең генә түгел, РФнең башка төбәкләрендәге кулланучыларның ихтыяҗын канәгатьләндерүне максат итеп куя.
| |
|