Татарстан Республикасында Идел буе федераль округы регионнарының киңәшмәсе узды

2019 елның 23 феврале, шимбә

21 февральдә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына Идел буе федераль округыннан безнең белән бер юнәлештә эшләүче хезмәттәшләр килде. Теләге булган һәркем һәр чәршәмбе сәгать унда узучы «Яшел түтәл» бакчачлар клубы дәресенә керә алды. Биредә «Кыяр: агротехникасы, зарарлы объектлар, саклау чаралары» темасы каралды. Филиалның баш агрономы Любовь Занина кыярның яшелчә буларак үстерелә башлау тарихын, чәчү вакыты, технологиясе турында сөйләде.

IMG 20190223 WA0011 6d60a

Аннан соң кунакларга сыек микробиологик препаратлар һәм файдалы энтомофаг-бөҗәкләр (трихограмма, златоглазка һәм энкарзияләр) җитештерүче цехта экскурсия уздырылды, филиалның орлыкчылык, үсемлекләрне саулау һәм сынау лабораториясе кебек төп бүлекләре белән таныштырдылар.

IMG 20190223 WA0015 ef59f

14 сәгать 30 минутта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә «2024 елга кадәр Россия Федерациясе субъектларында авыл хуҗалыгы тармагын үстерү өстенлекләре турында» темасына киңәшмә узды. Киңәшмәдә  Идел  федераль  округы  АПКсының  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре, «Россельхозцентр», шулай  ук  төбәк  агрохимия  хезмәтләре,   дәүләт сорткомиссиясе һәм ведомствоның  мелиорация  буенча учреждениеләре  башлыклары катнашты. Чарада  катнашучылар  Идел буе ФО төбәкләрендә  терлекчелекне,  игенчелекне һәм    авыл  хуҗалыгы  җирләрен  мелиорацияләү  мәсьәләләрен карадылар.

IMG 20190223 WA0012 a8b34

Киңәшмәне ачып,   Джамбулат Хатуов, Идел  буе  федераль округы субъектлары алдында  мөһим бурычлар,  шул  исәптән  бөртекле,  кузаклы,  майлы  культуралар  җитештерүне арттыру  бурычы  тора,  дип билгеләп  үтте.   Министрның  беренче  урынбасары  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  туфракны  известьлау эшен  тизләтү бурычы  куелган  булуын да  искә төшерде:   якындагы  5 елда  12 млн. гектар  авыл  хуҗалыгы  җирләрен   известьларга  кирәк  булачак. 

Экспертлар  бәяләве  буенча,  бу  эшләрне башкару  2024 елга  бөртеклеләр уңышын –   10 млн. тоннага  һәм майлы  культураларныкын    2,5 млн тоннага  арттырырга  ярдәм  итәчәк    (2018 ел  белән чагыштырганда).

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, Идел буе федераль округы субъектларында ел саен гомумроссия күрсәткечләренең дүрттән бере кадәр диярлек майлы культуралар һәм бәрәңге, 20% бөртекле, кузак-бочаклы һәм яшелчә культуралары, шулай ук 16%тан артык шикәр чөгендере үстерелә. Узган елгы нәтиҗәләр буенча, округта тарихта беренче мәртәбә рекорд күрсәткеч – 4,6 млн. тонна көнбагыш җыеп алынган, бу – ил буенча вал җыемының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Иң зур артымны Саратов, Оренбург һәм Самара өлкәләре тәэмин итте.

Быел  көзге  бөртекле  культуралар  һәм  яшел  азык  мәйданы    4,56 млн. гектарга  артты, бүгенге  көнгә  аларның    90%ы  диярлек  яхшы  һәм канәгатьләнерлек  хәлдә. 

Катнашучылар терлекчелек  тармагына зур игътибар бирделәр.   Бүген  округ  30%ка диярлек  илне  сөт  белән тәэмин итә, йомырка  җитештерү буенча   беренче урында  тора  (25,1%), терлек  ите  һәм кош ите  җитештерү  буенча  икенче  урында  (20,6%).

Идел  буе  федераль   округында  сөт  тармагын  үстерү  буенча    Татарстан  Республикасы алда  бара,   бу  юнәлештә  шулай  ук   Удмуртия  Республикасы,   Киров өлкәсе һәм  Пермь крае  да  нык  калышмыйлар.   Шул  ук  вакытта     Джамбулат Хатуов  Пенза,  Саратов һәм  Самара  өлкәләрендә  сөт  терлекчелегендәге  вәзгыятьне тотрыкландыру  буенча  чаралар  күрергә кирәклегенә  игътибар  итте. 

Киңәшмә йомгаклары  буенча  Идел  буе федераль  округында  авыл  хуҗалыгын үстерүнең  төп юнәлешләре  билгеләнде  һәм, округның  мөмкинлекләрен  һәм куәтен исәпкә алып,  киләчәккә бурычлар  куелды.   

2019 елның 22 февралендә Идел  федераль  округы  АПКсының  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре, «Россельхозцентр», шулай  ук  төбәк  агрохимия  хезмәтләре,   дәүләт сорткомиссиясе һәм ведомствоның  мелиорация  буенча учреждениеләре өчен үсемлекчелек департаменты директоры Роман Некрасов киңәшмә уздырды. «Россельхозцентр» җитәкчеләре алдында 15 мартка кадәр соңгы 5 елда файдаланылган үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән сортлар һәм гибритларны куллану турында аналитик материал җыеп тапшыру бурычы куелды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International