Татарстан Республикасында Агросәнәгать форумы узды

2019 елның 15 феврале, җомга

2019 елның 13–15 февраль көннәрендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2018 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2019 елга үсеш» темасына киңәйтелгән утырышы узды.

WhatsApp Image 2019 02 15 at 15.09.41 0ba89 WhatsApp Image 2019 02 15 at 15.10.44 ba39c

Күргәзмәдә Россия һәм Татарстаннан 320 оешма һәм предприятие катнашты. Компания вәкилләре тарафыннан авыл хуҗалыгы техникасының, җиһазларының, үсемлекләрне химик саклау чараларының, ветеринария препаратларының, ашламаларының, терлек азыгы катнашмаларының, азык-төлекнең бик күп төрләре тәкъдим ителде.

WhatsApp Image 2019 02 14 at 10.34.11 7f29d

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы да чарада актив катнашты. Күргәзмә экспозициясе 70 м2 мәйданны тәшкил итте. Биредә филиалның төп юнәлешләре һәм тәкъдим ителүче хезмәтләр күрсәтелгән плакатлар куелды.

Күргәзмә экспозициясенең төп элементы булып киң форматтагы экран торды. Биредә ТР агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасында Сосновский балтырганы паспорты һәм Агросемэксперт дип аталган ике мәгълүмат платформасы күрсәтелде. Мәгълүмати яңалыклар белән таныштыру максатыннан, презентацияләр һәм фильмнар тәкъдим ителде.

WhatsApp Image 2019 02 14 at 10.35.50 ccf9e

Филиалны халыкка таныту максатыннан, экспозициядә фотодивар эшләнде, биредә теләгән һәркем истәлеккә фотога төште.

Түбән Новгород, Ульяновск шәһәрләреннән һәм Башкорстаннан килгән хезмәттәшләребез дә күргәзмәне күреп китте, Түбән Новгород өлкәсе филиалы invitro культурасында бәрәңгенең микроүсемлекләрен үстерү буенча лабораториянең реклама стендын тәкъдим итте.

15 февральдә коллегиягә йомгак ясалды һәм «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалына II дәрәҗәдәге диплом, шулай ук агросәнәгать күргәзмәсен оештыруда һәм уздыруда актив катнашканы өчен рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Н.Л.Титов «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының җитәкче урынбасары Елена Прищепенкога II дәрәҗәдәге диплом тапшыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International