Татарстан филиалы тарафыннан 2019 елның 12 февраленә субъектта уҗым культураларының торышы турында мәгълүмат әзерләнде

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан 2019 елның 12 февраленә субъектта уҗым культураларының торышы турында мәгълүмат әзерләнде.

Февральнең беренче ун көнлеге гадәттәгедән 2–4°С градуска җылырак булды. Әлеге вакыт эчендәге явым-төшемнәрнең күләме норманың 140–320%ын тәшкил итте.

10 февральдә кар катламы 35–60 см иде (норма буенча 20–37 см). Туфракның туң катламы – 40–79 см (норма буенча 60–105 см).

«2019 елның 12 февраленә субъектта уҗым культураларының торышы турындагы 3 нче санлы мәгълүмат» документының тулы нөсхәсе белән сылтама аша кереп танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International