Татарстанның күпчелек аграр хуҗалыклары кышкы уҗым культуралары өчен борчу кичерә. Чөнки уҗымнар туфрактагы корылык аркасында көздән вакытында ныклап шытып чыга алмады. Әлеге күренеш республиканың берничә районында күзәтелде.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан кышкы фасылга көчсез халәттә – шыту – яфрак чыгару фазасында кергән кайбер кышкы уҗым культураларына тикшерү уздырыды һәм 2,8 мең га мәйданда монолитлар сайлап алынды. Кышкы уҗым культураларының халәте тетразол белән буяу ысулы ярдәмендә билгеләнде.
Мәсәлән, Яшел Үзән районының Күги авыл хуҗалыгы сәнәгать коперативында 75 га кышкы уҗым культуралары мәйданында (аның алдыннан – чиста пар, чәчү көне – 2018 елның 15 сентябре) кар катламы 40–45 см, яфраклану җирендә җир температурасы -0,5 ºС. Анализ өчен сайлап алынган үсемлекләр арасында хәлак булу күренеше күзәтелмәде. Үсемлек катламнарын тетразол ярдәмендә тикшерү вакытында яфраклану урынының алсу төскә керүе күзәтелде, бу – үсемлекләрнең тере һәм зарарланмаганлыгын аңлатучы күрсәткеч.
Хәзерге вакытта анализ нәтиҗәләре буенча, кышкы фасылга көчсез халәттә – шыту – яфрак чыгару фазасында кергән уҗым культураларының хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
Калын кар катламы астында уҗым культуралары үсемлекләренең тукымаларында шикәрнең югары файдалануы өчен уңай шартлар булдырыла. Тирәндә минималь температура -1…-3°С, урыны белән -4...-8°С салкынлык күзәтелә.
Шытым фазасында кышкы фасылга кергән культуралар, хәзерге шартларда (югары кар катламы һәм яфраклану урынында тирәндә югары температура саклану) хәлсез халәттә дип бәяләнә һәм һәлак булу ихтималы югары. Киләчәктә әлеге басуларның халәтен тикшерү дәвам итәчәк.
![]()
Әлки районы басуларындагы уҗымны тетразол белән буяу
![]()
Лениногорск районында үсемлекләрне тетразол ысулы белән буяуга әзерлек
![]()
Баулы районында тетразол белән буялган үсемлекләр
![]()
Торышын билгеләү өчен сайлап алынган уҗым культуралары (Чирмешән районы «БИО-АГРО» ҖЧҖ)