«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы мәгълүматлары буенча, 2019 елның 18 гыйварына 356,3 мең тонна бөртекле, борчак кузаклы һәм ярма культуралары орлыгы әзерләнгән, бу 2019 елгы чәчү ихтыяҗының 104,9 %ын тәшкил итә. Республиканың 25 районында орлык чәчү ихтыяҗның 100%ын тәшкил итә. Иң югары күрсәткечләр Буа (206,1%) һәм Кама Тамагы (148,8%) районнарында. Бөгелмә (42,1%) һәм Питрәч (70,5% ) районнарында әзерлек дәрәҗәсе иң түбәне.
Бөртекле, борчак кузаклы һәм ярма культуралары орлык фондының бүгенге көнгә 268,6 мең тоннасы (75%) тикшерелгән, аларның 99 %ы – яраклы орлык, 89 %ы – югары репродукцияле орлык. Республиканың 8 районында – Алексеев, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Тәтеш, Теләче, Ютазы районнарында орлык сыйфатын тикшерү тәмәмланды. 6 районда орлыкны тикшерү күләме 50%тан кимрәк күрсәткечкә ия.
Шулай ук 54,3 мең тонна күләмдә бөртекле уҗым культураларының орлык фонды саклауда тора. Аларның 26,7 мең тоннасы (49,2%) чәчүлек сыйфатларына тикшерү үткән һәм 26,5 мең тонна (99,4%) орлык чәчү өчен яраклы дип табылган.
23,6 мең тонна күләмдәге бәрәңге орлыгы әзерләнгән, шуларның 56%ы чәчүлек сыйфатларына тикшерү узган.