2019 елның 13 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2018 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2019 елга үсеш» темасына киңәйтелгән утырышы булачак.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге – «Казан» Халыкара аэропортына якын урнашкан дөнья дәрәҗәсендәге комплекс. Комплекс аэропорт һәм ябык өслекле аэроэкспресс станциясе белән тоташкан өч күргәзмә павильоныннан тора.
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге – халыкара һәм регионара аралашулар, дөньякүләм технологияләр һәм белемнәр тәҗрибәсен уртаклашу өчен яңа мәйданчык.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе быел европа стандартларына туры килгән яңа форматта узачак, төрле юнәлештәге түгәрәк өстәлләр оештырылачак.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында әлеге чарага әзерлек эшләре башлнып китте. Хәзерге вакытта яңа инновацион юнәлешләрне тәкъдим иткән экспозиция проекты эшләнелә.
Теләге булган һәркем өчен коллегиядә катнаша, мәгълүмат алышу һәм тәҗрибә уртаклашу өчен күргәзмә үзәгенә килә ала.