КФУ Ботаника бакчасы уку-сәнәгать үзәгендә златоглазка бөҗәген файдалану тәҗрибәсе

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2018 елның декабрендә КФУ Ботаника бакчасы уку-сәнәгать үзәгенен тропик үсемлекләр оранжереяларында златоглазка файдалы бөҗәген каллифорния чыклы кортчасына каршы файдалану тәҗрибәсе уздырылды.

2019 елның 19 гыйнварында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре: җитәкче урынбасары Елена Прищепенко, баш агроном Любовь Занина, технологик-аналитика лабораториясе мөдире Юлия Федорова һәм оранжерея комплексы бүлеге мөдире Сергей Максимов белән берлектә каллифорния чыклы кортчасына каршы көрәштә златоглазка файдалы бөҗәген файдалануның нәтиҗәлелеген тикшерделәр.

Тикшерү барышында златоглазка бөҗәгенең личинкалары һәм курчаклары табылды.

Филиал белгечләре златоглазканы киләчәктә файдалануны һәм зарарлы биологик объектлар белән көрәштә сыек микробиологик препаратларны куллануны дәвам итәргә киңәш иттеләр.

Киләчәктә дә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белән КФУ Ботаника бакчасы УПЦ арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итү планлаштырыла.

WhatsApp Image 2019 01 11 at 14.23.59 3128b

WhatsApp Image 2019 01 11 at 14.26.05 136a7

WhatsApp Image 2019 01 11 at 14.27.06 53a54

WhatsApp Image 2019 01 11 at 14.30.50 499df

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International