Татарстанда Сосновский балтырганын юк итү буенча закон проекты эшләнә

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

25 декабрьдә «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко Татарстан Республикасы дәүләт советының җир кишәрлекләрендә үсүче Сосновкий балтырганын юк итү мәсьәләсе, шулай ук тәкъдим ителгән чараларны файдаланмаган очракта административ җаваплылыкка тарту буенча канун проектын кабул итү киңәшмәсендә катнашты.

Соңгы ике елда республикада гражданнарның балтырган бүлеп чыгарган сыекча белән пешү сәбәпле сәламәтлек саклау учрежденияләренә 480 мөрәҗәгать итү очрагы теркәлгән.

Елена Прищепенко үз чыгышында балтырганның зарары, аның таралу мәйданнарының артуы һәм әлеге куркыныч тудыручы чүп үләнен юк итү турында канун пректын кабул итү кирәклеге турында сөйләде. «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы паспорттлаштыру юлы белән 536 гектар мәйданның Сосновский балтырганы белән зарарланганын ачыклаган. 250 гектардан арттык балтырган сулыклар янәшәсендә үсә, бу үз чиратында аны юк итү эшләрен башкаруны катлауландыра. Шулай ук торак пунктларда балтырганны юк итүдә кулланырга рөхсәт ителгән химик препаратларның булмавы да хәлне күпмедер күләмдә кискенләтерә.  

Канун проектын кабул итү Сосновский балтырганын вакытында юк итүгә һәм аның таралуын чикләүгә китерәчәк.

WhatsApp Image 2018 12 26 at 10.09.19 aa9a4

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International