«Яшел түтәл» бакчачылар клубына Татарстан Республикасы бакчачылары берлеге идарәсе рәисе килде

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Яшел түтәл» бакчачылар клубының дүртенче очрашуы узды. Клубның популярлыгы арта һәм катнашучылар саны да күбәя.

Чарада Татарстан Республикасы бакчачылары берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин катнашты һәм клуб бакчачылары каршында чыгыш ясады. Иптәшлек җәмгыятьләрендәге мәсьәләләр турында һәм бакчачылар эшчәнлеген җиңеләйтә алырлык кануннар турында сөйләде. Шулай ук тәҗрибә уртаклашу, уңыш үстерү өчен яңа белемнәр алу һәм яшелчә, җиләк-җимеш культураларын яңа куркынычсыз саклау чаралары белән таныштырыручы мондый клубларны оештыру кирәклеген ассызыклады.

Җитәкче урынбасары Елена Прищепенко «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы буйлап Владимир Дейнекин өчен экскурсия үткәрде һәм оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында бәян итте.

WhatsApp Image 2018 11 22 at 14.57.18 71ac4

Технология-аналитика лабораториясе мөдире Юлия Федорова үсемлекләрне биологик саклау чараларын һәм файдалы бөҗәкләрне җитештерү процессы белән таныштырды.

WhatsApp Image 2018 11 22 at 14.58.41 d176e

Очрашу ахырында «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы һәм Татарстан Республикасы бакчачылары берлеге арасында ике яклы хезмәттәшлек турында килешенде. Мондый хезмәттәшлек филиалны популярлаштыруга, кулланучылар базасын арттыруга һәм бюджеттан тыш эшчәнлекнең артуына китерәчәгенә ышанычыбыз нык.

WhatsApp Image 2018 11 22 at 14.56.35 132ff

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International